Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инсаф Хәмитов: «Күңел ачу, кәеф-сафа кору, бераз оятсызланып алу - эстраданың асылы»

Блогер, татар винил пластинкалары коллекционеры татар эстарадасы турындагы фикерләре белән уртаклаша

news_top_970_100
Инсаф Хәмитов: «Күңел ачу, кәеф-сафа кору, бераз оятсызланып алу - эстраданың асылы»
Рамил Гали фотосы

Эстрадабыздагы пикантлы матавыкларга аптыраучыларга аптырыйм.

Виктор Степаныч Черномырдин әйтмешли, никогда такого не было, и вот опять! Гаҗәпләнергә дә, өзгәләнергә дә, бернинди өзлексез чаралар күрүне таләп итәргә дә кирәкми. Безнең җыр индустриясе (сәнгате дип әйтмим әле бу очракта), йомшак итеп әйткәндә беркайчан да халкыбызның акылы, намусы һәм вөҗданы — «умы, честе и совесте нашей эпохи» булмаган, түгел, һәм булмаячак. Милли әхлагыбыз склады тәгаен монда урнашмаган.

Нигезләп әйтә алам. Менә рәхим итегез, узган гасыр башында яздырылган пластинкалардагы ике җырдан ике генә җөмлә: «…авызын үпсәм, телен бирә!..» (Хөсәен Юсупов башкара), «…Әй, җаныем, карыйсың, Бер тыгарга ярыйсың!..» (Мәрьям Искәндәрова җырлый).

Безгә яхшы таныш «Бас, кызым, Әпипә» композициясе дә Казандагы бордельләр репертуарыннан икән дигән фараз бар бугай. Соң чиккәчә «миллиләнеп» киткән тальян гармуннарны татар авылларына зимагурлар тотып кайтканын да онытмыйк. Мөгаен, бер дигән контингент булган…

Тумыштан алган зәгыйфлеге — «родовая травмасы» бар безнең эстраданың, ул башта ук традицион мәдәният нигезенә каршы чыгып, индустриаль җәмгыятнең «контр-культурасы» буларак формалашкан. Әлбәттә, озын көйләргә салынган моңлы халык җырларын да үзенчә кулланган ул, монысы бәхәссез, тик күңел ачу, кәеф-сафа кору, бераз оятсызланып алу — аның асылы.

Совет власте сәнгать-мәдәниятны яңа идеолгияне пропагандалау коралы итеп куллана башлагач, вәзгыять бездә дә үзгәргән. Кушканны гына, яраганны гына җырлаган башкаручылар концерт оешмаларының һәм партиянең контроле астында әллә ни тәртип бозмаганнар, ачыктан-ачык ямьсезләнеп йөрмәгәннәр бугай. Тик шулай да халык арасында «тегесе мондый иде», «монысы тегенди иде», «бусы эчә иде» дигән сүзләр йөргәләштергәләде. Кыскасы, сәвит заманында да әртис халкы фәрештә дә, әүлия дә түгел иде.

Шулай булгач, туксанынчы елларның ач-ялангач көнкүрешендә, икемеңенчеләрнең тук тормышында тулы ирекле заманында формалашкан чыбыклы-чыбыксыз микрофон тотып торучылары каян килеп гөнаһсыз әхлак эталоннары булсын ди? Каян?

Һәм гомумән, шоу-бизнесның җәмгыятәге урынын артык күпертергә кирәкми, минемчә. Иртәгә бар концертларны тыеп, бер 500 данә жырлаучы башка һөнәрне үзләштерә икән, татар өчен берни үзгәрмәячәк. Китап күбрәк укырлар, мүзейларга, театрларга ешрак йөрерләр. Эстрада — ул мәдәният түгел, гафу итегез.

P. S. Бу озын язманы укучылар арасында таныш жырчыларым булса, үпкәләмәгез, яме! Аерым-аерым һәрберегезне хөрмәтлим, ләкин гомуми күренеш буларак сезнең «эшчәнлекне» авыр кабул итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100