Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Инопланетяннар» – берничә хатын-кыз җырчыны чагыштырганнар

news_top_970_100
«Инопланетяннар» – берничә хатын-кыз җырчыны чагыштырганнар
Фото: https://vk.com/nagimovaa_offical

«ВКонтакте»да хәбәрләрне карап утырганда, берсеннән-берсе матур күлмәкләр кигән, берсеннән-берсе чибәр хатын-кыз җырчыларыбызның бер фотосына тап булдым. Сокланмыйча, битараф кына узып китә алмадым. Бу фотодан ниндидер көчле энергия бөркелә, әйтерсең лә, яз исе килә иде. Аны җырчы Ильмира Нәгыймова сәхифәсенә урнаштырган икән. Ниндидер чара вакытында төшкәннәр, күрәсең.

«Бер матур кичәдә», – дип язган Ильмира фото астына. Сурәттә: Ильмира Нәгыймова үзе, Гүзәл Уразова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм бик үк таныш булмаган тагын бер сөйкемле туташ (яисә ханым). Комментарийлардан күренгәнчә, аны танучылар булган: «Лилия Шакирова ул, бик матур җырлый», – дигәннәр.

Берсеннән-берсе матур шушы хатын-кызларыбызга берсеннән-берсе кызык комплементлар да мулдан килеп ирешкән. «Инопланетяннар», «Манекеннар», «Барысын да бертөрле итеп буяганнар» һәм башкалар...

Социаль челтәрдә утыручылар җырчы кызларыбызны чагыштырып, сүз көрәштереп мәш килгән. Уразова турында гына да ниләр генә язмаганнар: «Уразова – иң матуры», «Иң затлысы – Гүзәл», «Үзем ир кеше буларак, миңа, мәсәлән, Гүзәл ошый», «Гүзәлдә ничә кило акбур икән?», «Пирма баш, кысык күз», «Уразованы нишләткәннәр? Элек матуррак иде», «Монда Уразова бармы?», «Уразова, озакламый, кытай бичәсенә әверелә»...

Кемгәдер Ильмира күбрәк ошаган. «Иң матуры – Ильмира», «Нәгыймованың иңбашлары бик матур, нәзәкатьле», – дип язучылар булган.

Шулай да, барысыннан да аерып, Сәйдәгә күбрәк өстенлек биргәннәр. «Сәйдәдә табигый матурлык», «Сәйдә искиткеч чибәр, калганнары – ясалма», «Сөбеханалла, иң чибәре – Сәйдә, минимум макияж аңарда, тешләре дә үзенеке», – дигәннәр.

Хатын-кызның ямьсезе юк, диләрме әле? «Барысы да – искиткеч чибәр һәм таланты кызлар», «Берсеннән-берсе матурлар», – дип язучылар да бар, әлбәттә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100