news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иннополиста сайлаучыларны экскурсовод-робот Фирая һәм эт-робот каршы ала

news_top

20 сентябрьдә Иннополиста №1259 сайлау участогында технологик күргәзмә оештырылды. Ул «Артспейс» мәдәни үзәгендә уза, дип яза «Татар-информ».

Килүчеләр шәһәрнең цифрлы игезәген, Фирая исемле экскурсовод-роботны һәм робот-этне күрә ала. Күргәзмәдә шулай ук пилотсыз авиация системалары өлкәсендәге эшләнмәләр, шул исәптән InnoVtol һәм шахталарда эшләү өчен билгеләнгән InnoSpector дроны тәкъдим ителгән.

Аерым экспозиция студентларның геймдев өлкәсендәге эшләнмәләренә багышланган. Яшь эшләүчеләр Иннополиста булдырылган компьютер уеннарын тәкъдим итте.

«Өйдәге кебек тавыш бирәбез» акциясе кысаларында сайлау участогында сайлаучыларны коймак һәм чәй белән сыйлыйлар. Моннан тыш, анда сезонлы гриппка каршы вакцинация пункты эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар