news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иннополиста шәһәр көнен гөрләткәннәр

Шәһәрнең туган көне Иннополис университеты мәйданында 4 мең кешене җыйган. Бу хакта «Интертат»ка Иннополис шәһәре PR-менеджеры, КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм медиакоммуникацияләр институтының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең 3нче курс студенты Татьяна Бикбаева хәбәр итте.

news_top
Иннополиста шәһәр көнен гөрләткәннәр
Фото: «Интертат» өчен Иннополисның матбугат хезмәте тәкъдим итте

Иннополис – Россиянең хәзерге тарихында нульдән төзелгән беренче шәһәр. Биредә илдә беренче ИТ-вуз ачылган. Тәүге тапкыр онлайн рәвештә интернет аркылы ясалган заказларны китерүче роботлар һәм робот рәвешендәге таксилар монда пәйда булды. Нәкъ менә шуңа күрә фестиваль «иң беренче» дигән концепциясендә узды.

Бәйрәм балалар һәм өлкәннәр өчен яшь шәһәрнең мәдәни кодын чагылдырган активлыклардан башланды. Кунаклар клавиатуралар белән теннис уйнадылар, ИТ-узышта һәм «Иннополия» гигант өстәл уенында катнаштылар. Иң гадәти булмаган мәйданчыкларның берсе шәһәр почтасы булды. Теләгән һәркем илнең теләсә кайсы ноктасына открытка җибәрә алды, ә аны робот имзалады.

Фестивальнең төп сәхнәсендә Найк Борзов, «СТРИО» төркеме, «Хор түгәрәге» һәм «Метеосводка» локаль төркеме чыгыш ясады. Бәйрәм DJ Bubble Gum B сетлары астында ачык һавада узган кичә белән тәмамланды. Аның күренүе фестиваль кунаклары өчен зур сюрприз булды: сәхнә өстенә ул күтәргеч кранда очып килде.

Фестивальдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Иннополис тарихы – кыю карар тарихы. Шәһәр барлыкка килгәндә, дөньяда нибары берничә ил яңа технологик үзәк төзелеше мисалларын күрсәтә алган. Бүген Иннополисны чит илләрдә дә беләләр, ә шәһәр үзе Россиянең технологик тарихының бер өлешенә әверелде. Проектны башлап җибәргән һәм аның үсешенә нигез салган Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәсем килә. Аның күзаллавы һәм ярдәме белән бүген бөтен илгә нәтиҗәләр китерә торган идеяне тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килде, – дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.

Бүген Иннополис – 8 меңнән артык кеше, йөзләгән технологик компания һәм Россиядә беренче ИТ-югары уку йорты белән билгеле. Шәһәр Россия Федерациясендә цифрлы технологияләр һәм инновацияләр үсешенең төп мәйданчыкларының берсе булып тора.

Иннополислыларны бәйрәм уңаеннан шәһәр мэры Илдар Хөҗҗәтов та тәбрикләде:

11 ел эчендә Иннополис технологияләр шәһәре генә түгел, ә киләчәкне булдыручы кешеләрнең уникаль берләшмәсе формалаша торган урынга әверелде. Һәм шәһәрнең туган көне – яшәү, эшләү, уку һәм үз идеяләрен тормышка ашыру өчен Иннополисны сайлаган һәркемнең бәйрәме. Туган көнең белән, Иннополис, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Мәгълүмат өчен: Иннополис – Россиянең беренче ИТ-шәһәре. Шәһәрнең мастер-планы Сингапур архитекторы Лиу Тай Кер тарафыннан эшләнгән. Ә исә Татарстан Республикасы территорияләрен үстерү буенча проект институтлары һәм командалары тарафыннан гамәлгә ашырылган. 2015 елның 9 июнендә Иннополис тормышына старт бирелгән. Шәһәрне ачу тантанасы булган.Бүгенгесе көндә бу инновацион алга китешләр белән көн күрүче шәһәр. Анда 8023 кеше һәм 713 оешма эшли. Үсеш елларында шәһәр инфраструктурасына 54,7 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән. Халыкның бәхет индексы 100дән 79,6 пунктны тәшкил итә. Иннополис –кала гына түгел. Бу инновацияләр үсеше өчен экосистема. Иннополис университеты 33 илдән 1860 студентны берләштерә. Дөньяның 25 иленнән 54 академик партнер белән хезмәттәшлек итә һәм 100 процент чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруны тәэмин итә. «Иннополис» махсус икътисадый зонасы әлегесе вакытта 343 ИТ-компания, 142 резидент, 54 партнер һәм 147 стартапны колачлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар