Тикшерү комитеты Россиянең иң яшь шәһәре Иннополиста педофилия факты турында хәбәр итте.
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, бу хәл 25 февральдә була, аның хакында Тикшерү комитеты әле генә хәбәр итте. Иннополиста даими яшәмәгән, андагы төзелештә эшләгән 36 яшьлек Үзбәкстан кешесе 1нче класста укучы 7 яшьлек кызга бәйләнә һәм сексуаль характердагы гамәлләр кыла. Камералар ярдәмендә тиз арада аның кем икәнлеге ачыклана. Аны кулга алу видеосы чыкты – ир үзенең гамәлләре өчен гафу үтенергә тырыша.
Бу ир «Сексуаль характердагы гамәлләр өчен» маддәсе буенча гаепләнә.
Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин бу җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган.
Югары Ослан районы прокуратурасы чит илдән эшчене яллаган эшмәкәрне тикшерә башлаган. Бу кешене эшкә алганда миграция турындагы кануннар сакланганмы-юкмы икәнлеген ачыклаячаклар, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
Иннополис – Россиянең иң яшь шәһәре. Анда 7 мең тирәсе кеше яши, анда йөртүчесез такси да бар.