news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иннополис янында мотоцикллар бәрелешкән, өч кеше үлгән

news_top
Иннополис янында мотоцикллар бәрелешкән, өч кеше үлгән
Фото: Татарстан прокуратурасы

25 майда Иннополис белән балалар туберкулез диспансеры арасында юлда мотоциклчылар һәлак булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Биредә ике байкер һәм пассажир кыз үлә.

Якынча белешмә буенча, бер мотоциклчы идарәсен югалта, алдарак баручы иптәшенә барып бәрелә.

Фаҗига урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Башка мотоциклчылар сүзләренчә, мәрхүмнәр читтән килгән, алар Казанда традицион сезонлы мотойөрештә катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар