Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев: “Шәһәр үсә, шәһәр яши”

Иннополис шәһәре башлыгы торак мәсьәләләрен чишү, яңа резидентлар җәлеп итү турында сөйләде, шулай ук якын киләчәккә булган планнары белән уртаклашты.

news_top_970_100
Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев: “Шәһәр үсә, шәһәр яши”

2017 елның сигез ае нәтиҗәләре турында

Быел без махсус икътисадый зона (ОЭЗ) күзәтү комиссиясе рәислеге астында ике күзәтү шурасы уздырдык. Аларда без 20 дән артык яңа компания-резидент сайлап алдык. Хәзер алар Иннополиста офисларын ача, кайберләре шәһәрдә төпләнде дә инде.

Шәһәр үсә, шәһәр яши. Кичен һәр йортта утлар кабына, өйләрнең беренче катларында кибетләр, туклану һәм хезмәт күрсәтү урыннары ачыла. Узган бер-ике ел белән чагыштырганда, монда яшәүчеләр саны артты, шәһәргә килүчеләр дә, хезмәткәрләр дә күбрәк. Хәзер 2,2-2,3 мең кеше даими яши, хәзер лицей укучылары да килеп урнашканын исәпкә алып, моның өстенә килеп-китеп йөрүчеләр 800-900 кеше чамасы. Көн саен безгә Казан, Яшел Үзән, Югары Осланнан киләләр, кичен кайтып китәләр. Арендага бирелә торган тораклар тулды, балалар бакчасы һәм мәктәп тә тулу дәрәҗәсенә җитеп килә.

Иннополиста яшәүчеләрнең шәһәр тормышында катнашуы турында

Алар бик актив. Шәһәр тормышына, монда барган процессларга, хәтта төзелешкә, җирлекнең формалашуына алар көчле тәэсир итә. Кайчакта иртәнге 7 дән төнгә кадәр язалар һәм җавап бирәләр, мин үзем дә шушы кайнап торган тормышка катнашып китәм. Миңа язсалар, җавапсыз калдырмаска тырышам, социаль челтәрләрдә төркемнәрне һәрвакыт карап барам. Шәһәр халкының профиле шактый актив булуы күренә, алар ни теләгәннәрен, үз бәяләрен яхшы белә һәм теге яки бу сервисны яхшырту өчен төрле юллар тәкъдим итәләр.

Шатлларның йөрү тәртибен оештыру өлкәсендә шактый акыллы фикерләр яңгырый. Әлбәттә, без үзебез дә күзәтәбез, статистика алып барабыз, ләкин кайчак оптимизация буенча алар тәкъдим иткән киңәшләр бик кызыклы булып тоела. Һәм еш кына безнең расписание кешеләрнең теләкләре һәм ихтыяҗларына бәйле рәвештә үзгәртелә дә.


Иннополиста авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында

Паркта кыйммәт булмаган бәягә төшереп, кечкенә агач киосклар корып куйдык. Аларны мөмкин кадәр төрле ризыклар белән тутырырга тырыштык: яшелчә, җимеш, ит, сөт ризыклары һәм башкалар. Инде дүрт ярминкә узды. Миңа калса, халык яхшы кабул итте, фермерлар бик кәнәгать калды. Җиләк-җимешләрне кырып-себереп алып бетерделәр. Сөт, тавык йомыркасы, яңа суйган ит тә яхшы сатылды.

Ярминкә һәр чәршәмбедә кешеләр өчен уңай вакытта – кичке биштән сигезгә кадәр уза. Халык алдан ук килә, үзенә иң кирәк әйберне алып калырга тырыша.

Фермерлар якын-тирә районнардан. Сөт Биектауныкы, йомырка Питрәчтән. Калган әйбер бөтенесе диярлек – Югары Осланнан, Яшел Үзән дә бар. Фермерлар барысы да ветеринар белешмәсе белән расланган ризык сата.

Транспорт үсеше хакында

Транспорт йори башлаганда мин әле мэр ярдәмчесе идем. Беренче автобус 20 кеше сыйдырышлы иде, ул көнгә ике мәртәбә, нигездә, университет укытучыларын һәм укучыларын йөртте. Бүген исә 53 урынлы зур автобуслар көнгә 12 рейс ясый. Атнасына якынча 3,5 мең кеше йөртелә, пассажирлар артты. Бу транспорт түләүсез, ул тулаем шәһәр бюджеты өстендә. Ләкин гел болай бара алмый. Хәзер бу эшне Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы аркылы берәр компаниягә тапшырырга әзерләнәбез. Министрлык бәйге игълан итеп, компанияне сайлап алачак. Бик сирәк шәһәрләрдә генә түләүсез транспорт йөри. Аннары, бу бит муниципаль берәмлекләр арасында пассажир йөртү, бу өлкә нәкъ менә республика карамагында.

Иннополисның туристик мөмкинлекләре турында

Ял көннәре саен диярлек үзем экскурсияләр уздырам. Шәһәр буйлап мин велосипедта йөрим, еш кына туктатып, кая ничек барырга сораштыралар – килгән кеше икәнлекләре күренеп тора. Мин дә вакыт-вакыт кызыксынам – каян килгәннәр? Күптән түгел Самарадан килгән студнтларны очраттым, алар университетны карар өчен генә безнең шәһәргә килеп чыкканнар. Самарада укырга кергәннәр дә, Казанга килергә булганнар. “Иннополис турында күп ишеткәнебез бар, менә, килеп җиттек, университетка ничек эләгеп була икән, махсус икътисадый зонага ничек керергә – барысы да безгә кызык”, - диләр. Минемчә, шәһәр белән, бу проект белән кызыксыну шушылай югары дәрәҗәдә сакланса, әйбәт булыр иде. Бу проект игътибарга лаеклы.

Бездә туристлар өчен пакетлы тәкъдимнәр ясаучы ике агентлык бар. Бер килгәндә спорт комплексында, дәвалану үзәгендә булып китәргә була, шунда ук көндезге аш та кертелгән. Университетның бер студенты аудиогид белән программа да эшләде. Смартфонга куясың да, экскурсияне үзлегеңнән үтәсең.


Парклар үсеше турында

Паркларыбыз икәү. Төп парк – университет кампусы янындагы бакча, торак янында да парк бар. Әйткәнемчә, без анда ярминкә шәһәрчеге корып куйдык, шунда ук ит кыздыру мәйданчыгы. Әйтергә кирәк, шәһәрдә халык иң яратып йөри торган урын шул. Мэрия акчасына веранда корып куйдык, мангал, тандыр миче. Теләгән һәркем утта ит яки балык кыздыра ала. Әлбәттә, аның өчен акча түләми. Тагын шәһәр халкы асрый торган этләр өчен мәйданчык та эшләдек, әйләнә-тирәсендә воркаут зонасы булдырылды, аны халык бик сорый иде. Миңа калса, егетләр бик шәп мәйданчык төзеде – контейнер куйдылар, матур граффити ясадылар, анда кешеләр шөгыльләнә дә инде. Лицей һәм балалар бакчасыннан алып А.С.Попов исемендәге Технопаркка кадәр җәяүлеләр йөри торган зур зона булачак. Нәкъ менә шундый эшләрне башкарып чыгар өчен, шәһәр үссен өчен безгә профильле булмаган вазыйфалардан арынырга кирәк – шул ук пассажир йөртү эшеннән, мәсәлән.

Торак кварталда без быел ук зур балалар шәһәрчеген проектлый башладык.

Иннополис администрациясенең максатлары һәм бурычлары турында

Торак белән бәйле мәсьәләне хәл итү, яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзи башлау. Торак төзелеп ята, димәк, аңа шунда ук социаль инфраструктура да эшләргә кирәк. Проектлауны хәзердән үк яисә 2018 елдан да калмый башларга кирәк. Татарстанда объектларны шактый тиз төзиләр. Безгә яхшы көчле резидентлар кирәк. Хәзер берничә зур федераль компания килә, алар өчен без бик әһәмиятле кеше ресурсы тәэмин итәргә тиеш.

Әңгәмәне тулысы белән sntat.ru сайтында укыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100