news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иннә лиЛләһи үә иннә иләйһи раҗигун» сүзләренең мәгънәсе

news_top
«Иннә лиЛләһи үә иннә иләйһи раҗигун» сүзләренең мәгънәсе
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Хозур дин турында» телеграм-каналында мөселманнарның ни өчен «Иннә лиЛләһи үә иннә иләйһи раҗигун» дип әйтүен аңлаталар.

«Игътибар иткәнегез бардыр: мөселманнар, нинди дә булса кайгы, сынау килгәндә, югалтулар вакытында «Иннә лиЛләһи үә иннә иләйһи раҗигун» диләр. Ни өчен нәкъ менә шул сүзләрне кулланабыз соң, дип уйланганыгыз бармы? Барысы да бик гади», – диелә хәбәрдә.

Әлеге сүзләрнең мәгънәсе мондый: «Иннә лиЛләһи» – «Чынлыкта, без Аллаһыдан килдек» «үә иннә иләйһи раҗигун» – «һәм яңадан Аңа кайтачакбыз». Бу сүзләр безгә гомеребезнең вакытлыча гына булуын, һәм ахырда барыбызның да Аллаһыга хисап өчен кайтуыбызны искә төшерә. Бу сүзләр – ихластан Аллаһыга ышанып тапшыру – тәвәккәллек һәм сабырлык билгесе, дип язылган әлеге текстта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар