Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иннәкәем! Коточкыч! Тәүбә!» Испанга кияүгә чыккан хатын Яңа ел бүләкләренә шакката

Мессенджерларда кызыклы видео таралды.

news_top_970_100
«Иннәкәем! Коточкыч! Тәүбә!»  Испанга кияүгә чыккан хатын Яңа ел бүләкләренә шакката

Чит илләрдә Яңа ел бүләге нинди була? Мессенджерларда таралган видеода бу сорауга җавап табып була.

Сөйләшүдән аңлашылганча, бу ханым чыгышы белән Актаныш ягы кешесе, ул испан кешесенә кияүгә чыккан. Ул иренә эшеннән бирелгән Яңа ел бүләкләрен актара.

«Нәрсә генә юк. Һәр кешегә Яңа елга шулай бирәләр. У-у, монда. Полный монда! Иннәкәем монда! Бутылка тутырганнар! Кәнфит, колбасалар, аракылар арасына тагын шоколад тутырганнар!

Аста тагын бер шоколад. Әллә нәрсәкәй, әллә тоз! Әй, монда! Тагын кәнфитләр, монысы компот, монысы ананас, монысы болгар борычы, монысы оливки, печенье, сыр, шешә, паштет, әллә нәстәкәй. Виски, тагы шоколад, печенье, яхшы шешә монысы. Балык әйберсе.

Иннәкәем, әллә 12 тартма шоколад. 7 шешә шәраб белән аракы! Иннәкәем монда! Дөгеләр, борчаклар биргәннәр. Марат яратканы монысы! Ысланган колбасалары бар. Коточкыч! Тәүбә!»

Ватсап төркемнәрдә Яңа ел бүләкләрен мулдан өләшкән чит илгә кызыгып язучылар шактый. «Мондый бүләкләр өчен генә булса да чит илгә кияүгә китәргә була!» дип шаяртып язалар. Ә берсе исә: «Бүләкләре булса соң, аларның бит карлары да юк» дип башкаларны юатырга тырыша. «Бездә бит әле 14 тулгач, балаларга да бирмиләр, монда өлкәннәргә дә бирәләр икән», дип кызыгып язган бер ир.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100