Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИНН алу өчен нишләргә?

Электрон гариза биргән очракта ИННны икенче көнне үк алырга була.

news_top_970_100
ИНН алу өчен нишләргә?

Хәзер Россиядә физик затлар ИННны нибары бер көн эчендә ала алачак. Бу хакта Федераль салым хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.

«Физик затларны салым органнарында учетка кую бер көнгә кадәр кыскартылды. Мондый тизәйтелгән алымны „Россия Федерациясендә физик затны салым органына учетка кую турында гариза бирү“ сервисы аша кулланырга була. Электрон гариза биргәннән соң икенче көнне үк таныклыкны алу өчен салым органына чакыру киләчәк», — диелә хәбәрдә.

Салым хезмәтендә әйтүләренчә, ИНН алу өчен салым инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә, учетка кую һәм таныклыкны тапшыру биш көннән дә озакка сузылмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100