Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ингушетиядә дистәләгән укучының БДИ нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарганнар

news_top_970_100

Ингушетиядә төрле шпаргалкалар һәм җайланмалар аркасында Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре юкка чыгарылган дистәләгән укучының әти-әнисе судта балаларының белемнәрен яклап чыккан. Бер кызны кулына Коръән аяте язып килгән өчен имтиханнан чыгарып җибәргәннәр. Бу хакта «BAZA» «Телеграм» каналы яза.

Ингушетиядә Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган вакытта бөтен республика буенча 80нән күбрәк эшне гамәлдән чыгардылар. 15нче мәктәптә генә дә имтиханның берничә көненә 30 укучыны чыгарып җибәргәннәр. Финал ведомостьта имтиханнан чыгарып җибәрелгән укучыларга махсус билге куелган була – янәсе, алар микронаушниклар, шпаргалкалар һәм башка хәйләләр кулланган. Бер укучы кызны уч төбенә Коръән аяте язып килгән өчен имтиханнан чыгарып җибәргәннәр. Имтиханны күзәтеп торучылар моны «кагыйдәләрне боза» дип тапкан, хәер, укучы үзе моны бары тик уңыш китерсен өчен генә язуын, монда бернинди «подсказкалар» булмавын әйткән.

Фото: © «BAZA» «Телеграм» каналы

Әти-әниләр позициясе. Алар сүзләренчә, укучыларның күбесе үз балларын лаеклы алган. Укучыларның бернәрсә дә кулланмавы хәтта камераларда да күренә. Әти-әниләрнең бер өлеше балаларының билгеләрен судта якларга карар итә – алар Магас районы судына шикаять яза һәм судны ота. Суд имтихан нәтиҗәләрен раслау карары чыгара, әмма әлегә нәтиҗәләр килмәгән, һәм укучыларның әти-әниләре «балалар югары уку йортларына документлар тапшырырга өлгермәс» дип борчыла.

Мәгариф министрлыгы позициясе. Түрәләр фикеренчә, нәтиҗәләрне юкка чыгару – дөрес. «Шпаргалкалар кулланган» дип шикләнелгән укучыларга махсус тамга куелган. Соңыннан күзәтүчеләр бу тамгаларны раслаган – шуннан соң укучыларның имтихан нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100