Ингуш гореф-гадәтләре: кыз туганнары гына булган кызларга егетләр өйләнергә теләми
«Сердало» газетасының шеф-мөхәррире Ибраһим Курскиев һәм баш мөхәррире Хадижат Курскиева ингуш теле проблемалары, милли массакүләм мәгълүмат чаралары үсеше үзенчәлекләре турында сөйләде. Кавказ республикасында яшәүчеләрнең Татарстанга, татар телен өйрәнүгә һәм үз телләрен саклауга мөнәсәбәте укучыларга кызык булыр дип уйлыйбыз.
«Ингуш телен укытуда проблемалар бар...»
– Ингуш телен белү ни дәрәҗәдә?
Ибраһим Курскиев:
Ингуш теле, юкка чыгу хәлендәге телләрнең берсе буларак, ЮНЕСКОга кертелгән. Хәлләр начар. Беренчедән, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тел бик аз. Икенчедән, телнең ихтыяҗы юк, ягъни ингуш телен белмәү беркайда да киртә булып тормый. Аңа ихтыяҗ туарлык итәргә кирәк.
2017 елда, әти-әниләр үз балалары өчен туган тел дәресеннән баш тарта ала, дигән закон чыкты. Үз теленнән баш тартучы ингушлар бар. Әлбәттә, алар аз, ләкин андый очраклар була.
Ингуш телен белү кирәк булырга тиеш. Без газета редакциясенә килгән вакытта, ингуш телендә чыгарга тиешле газета яртылаш рус телендә иде. Чөнки ингуш телендә язучы хәбәрчеләр юк. Филология факультетын тәмамлаучылар ингуш телен укытырга теләми, чөнки һөнәргә ихтыяҗ юк, хезмәт хакы кечкенә.
Рус һәм ингуш телләрен чагыштырыйк. Рус телендә бердәм дәүләт имтиханы бар, балаларны аңа әзерлиләр, укытучы репетиторлык белән акча эшләргә мөмкин. Ә ингуш телендә БДИ тапшырасы юк, ягъни укытучы өстәмә акча эшли алмый.
Баланың телне куллану практикасы юк: балалар бакчасында ул юк, мәктәптә туган телне өйрәнәләр, әмма аралашу рус телендә бара. Ә балалар бакчасында ук рус телендә сөйләшкәннәр мәктәптә инде туган тел дәресендә артта кала. Һәм менә әти-әни мәктәпкә килә дә ингуш теле дәресеннән баш тартулары турында гариза яза. Бу – беренче кыңгырау, һәм аны туктатырга кирәк.
Хадижат Курскиева:
Шулай да була: ата-ана мәктәпкә баш тарту турында гариза язарга килә, директор баланы башка мәктәпкә җибәрә, ягъни, минем мәктәптә ул гариза язмаячак, баш тарту кабул ителми, ди.
Ибраһим Курскиев:
Сездә бу өлкәдә бар да яхшы: һәр җирдә – балалар бакчасында, мәктәптә, телевидениедә тел кулланыла, билингваль мәктәпләр бар. Бу мәктәпләрнең булуы ук инде телнең кулланылышы турында сөйли. Без сездә барысы да яхшы үсеш алган дип саныйбыз. Сезнең практиканы өйрәнергә, үзләштерергә телибез. Балалар бакчасында аудиокитаплар күрү – безнең өчен бу ачыш булды! Мин шаккаттым! Иң мөһиме – җитәкчелек аша акча киткән, һәм бу китаплар бөтен балалар бакчаларына барып җиткән. 1-2 бакчада гына түгел, ә бөтен республикада, барлык балалар бакчаларында.
Сездә мәктәпләрдә ингуш телен өйрәнәләрме?
Ибраһим Курскиев:
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә ингуш теле бик аз кулланыла. Сездәге кебек түгел. Без Казанда китап кибетенә кердек, анда мәктәпкәчә балалар өчен китаплар, аудиокитаплар бар. Үзебезгә кайткач, мин Ингушетия Башлыгы белән сөйләшәчәкмен, аңа: «Менә шундый эшләр бар, аны эшләргә кирәк», – дип тәкъдим итәргә, күрсәтергә һәм әйтергә телим. Бүгенге көндә газета укучылар саны кими бара, вакыт узу белән алар тагын да азрак булачак, чөнки кешеләр телне аңламый. Бала үсеп, мәктәптә тел өйрәнсен өчен, аны бүген үк балалар бакчасында өйрәтергә, анда ук эш башларга кирәк. Бездә мультфильм тәрҗемәләре бар, ләкин бик аз, алар белән энтузиастлар гына шөгыльләнә.
Бездә өйләрендә рус телендә генә сөйләшүче ингуш гаиләләре бар. Аларның балалары өйдә дә, мәктәптә дә рус телендә сөйләшә, ингуш телен алар беркайда да кулланмый. Димәк, алар ингуш телендә сөйләшә белми, дигән сүз. Менә минем апамның 4 баласы бар, ул өйдә балалар белән русча сөйләшә. Хәзер аның балалары ингушча бөтенләй сөйләшә белми. Алар әйткәнне аңлый, әмма җавапны русча бирә. Менә шундый проблема, һәм бүген ул моның проблема икәнен аңлый. Ул аларны ингуш теленә өйрәтергә репетитор ялларга тели, ләкин барып чыкмый – аларга инде рус теле салынган. Бала туган телдә 5 яшендә, 8 яшендә генә сөйләшә башласа, сүзләрне боза, кушымча, килешләрне бутый. Ә башкалар аңардан көлә. Һәм ул ояла, хурлана башлый. Әлбәттә, бала кимсенә, туган телендә сөйләшүдән туктый. Һәм өендә өйрәнгән, үзе сөйләшә торган телдә кала. Шулай итеп, анда ингуш теле бөтенләй калмый.
Мөгаен, шәһәрдә шулайдыр. Ә авылларда ничек?
Ибраһим Курскиев:
Авылларда барысы да туган телдә сөйләшә. Әгәр дә эмоцияләргә бирелеп китеп, русчага күчәсең икән, сине шундук: «Ычкындыңмы әллә? Ингушча сөйләш!» – дип туктаталар. Шәһәрләрдә дә күп кеше үз телендә сөйләшә. Ләкин яңа буында инде тенденцияләр күренә. Туган телен белмәгән балалар саны бик зур, алга таба тагын да күбрәк булачак. Кайбер шәһәр балаларын каникулда махсус рәвештә туганнарына җибәрәләр – әзме-күпме булса да телне өйрәнсен, дип. Һәрхәлдә, телне өйрәнсеннәр өчен, телгә ихтыяҗ тудырган барьер булырга тиеш.
Ә халыкның ничә проценты ингуш телен бөтенләй белми?
Ибраһим Курскиев:
Бөтенләй белмәүчеләр юк. Без Малгобек шәһәрендә яшәдек, 5 балабыз бар – кечесе балалар бакчасында, олысы университетта. Башкалабыз Магаска күченгәч, мәктәптәге бөтен баланың да русча аралашуын күрдек. Ишегалдына чыгасың – мәйданчыкта балалар русча сөйләшә. Әлбәттә, бу мохиттә безнең балалар да русча сөйләшә башлый. Өйгә кайтып керәләр, ә өйдә аларны тыябыз. Алар, үзләре дә сизмәстән, рус телендә сөйли башлый, ә без «аңламыйбыз»…
Хадиҗат Курскиева:
Шундый бер очрак: ике олы һәм кечкенә кызыбыз белән утырабыз, чәй эчәбез. Кече кыз безнең бик тынгысыз, хисләнеп, рус телендә нәрсәдер аңлата башлый. Мин тыныч кына утырам, ул сөйли дә сөйли! «Мин синең нәрсә сөйләвеңне аңламадым», – дим ингуш телендә. Тик ул һаман русча сөйли бирә. Олысы тыңлап утырды-утырды да: «Русча сөйләргә кирәкми, ингушча сөйлә!» – диде. Һәм тегесе шундук сөйләвен ингуш телендә дәвам итте. Әгәр дә ата-аналар мондый мизгелләрне эләктереп алып файдаланса һәм балалары белән сөйләшсә, яхшырак булыр иде! Алар русча сөйләшсен, ә әти-әнисе төзәтсен дә шул ук текстны ингуш телендә сөйләргә мәҗбүр итсен, әз булса да файдасы булыр!
Чиста ингуш телендә генә сөйләшә торган гаиләләр бар. Әмма ингуш телен бөтенләй белмәгән гаиләләр бездә юк!
«Телне гореф-гадәт саклап калачак»
Ничек уйлыйсыз, бүгенге глобаль тормышта туган телне саклап калу мөмкинме?
Ибраһим Курскиев:
– Менталитет белән сакларга мөмкин. Безнең гореф-гадәт буенча, әгәр миңа кызымны сорап, яучы, кода-кодагыйлар килә икән, үзара русча сөйләшмиләр. Туйда, җеназада туган телдә сөйләшергә кирәк. Шулай кабул ителгән, бу – аерылгысыз өлеш. Әгәр дә кунаклар арасында гомер буе Мәскәүдә яшәгән һәм бары тик рус телендә генә сөйләшүче кеше булса, өлкәннәр аңа: «Синең анда булуың кирәк, әмма син дәшмә, артыгын сөйләшмә», – дип әйтеп куя. Туганлык мөнәсәбәтләренә бик күп нәрсә салынган: җеназага ничек итеп килергә, үзең белән нәрсә алып килергә, кем кайда басып торырга, кем утырырга, кемне тыңларга... Әйтик, җеназада иң өлкән кеше картлар белән утыра, барлык ир-атлар ишегалдында тора, хатын-кызларның үз урыны бар. Кайчан китәргә икәнен өлкән кеше хәл итә. Ул торгач, барысы да аның артыннан тора, чыга һәм таралышалар. Менә бу йолалар үтәлә.
– Белгәнемчә, сезнең гореф-гадәтләр балаларның күп булуын таләп итә...
Ни өчен бездә гаиләләр күп балалы икәнен аңлатам. Чөнки һәркем ким дигәндә 2 малай алып кайтырга тырыша. Ул – нәсел дәвамчысы. Ул – таяныч, ул – терәк. Безне нәкъ менә шул саклый. Әгәр минем 1 генә улым бар яки бөтенләй юк икән, кызымны кодалап, миңа беркем дә килмәячәк. Әйтик, мин улымны сезнең кызга өйләндерергә телим. Карыйм: фамилиясе әйбәт, туганнары әйбәт, йорты, гаиләсе... Ләкин, әйтик, сезнең 1 кызыгыз гына бар һәм башка балаларыгыз юк икән, яисә 2 кызыгыз гына бар, ди. Шикләнә башлыйм – улымны кызыгызга өйләндерергәме әллә юкмы? Ни өчен? Чөнки сезнең нәсел дәвамчысы юк, чөнки улымның балаларының әнисе ягыннан туганнары булмаячак. Чөнки бу кызлар кияүгә чыга, һәм бу йорт ябылачак, һәм анда нәселнең дәвамы юк.
Әгәр минем улым, ә сезнең кызыгыз бар икән, сезнең йортыгыз ябылганнан, нәселегез корыганнан миңа ни зыян?
Ибраһим Курскиев:
– Әгәр минем улым өйләнә һәм аның балаларының абзыйсы – әнисенең абыйсы юк икән, бу – минус. Икенче минус – анда ирләр юк. Безнең менталитетта нәкъ менә нәсел дәвамы зур әһәмияткә ия. Ул балаларның санын саклый, телне саклый.
Хадижат Курскиева:
– Асылда, бу йорт ябылмый, әлбәттә. Әйтик, ике ир туган, берсенең кызы бар, икенчесенеке – малайлар. Кыз кияүгә чыга, сезгә карау-тәрбия кирәк, һәм ир туганыгыз сезгә үз улын (племянник) бирә, ул сезнең белән яшәячәк. Аны сез үзегез өйләндерә аласыз, абыегыз өйләндерергә мөмкин, ләкин ул сезне караячак. Ә сездән соң йортыгыз аңа кала, кызыгыз анда үз йортына килгән кебек кайтып йөриячәк, нәсел дәвамы бара.
– Мондый тәртип яшәгәндә, сездә тел һич тә юкка чыкмаячак.
Ибраһим Курскиев:
– Без тел юкка чыгар дип санамыйбыз. Без аны кимегәннән-кими бара дип саныйбыз, һәм моңа каршы тору кирәклеген аңлыйбыз. Эштә, мәктәптә тел киртәсе юк, телнең кулланышы юк. Ә телне ул кулланылырлык итеп куярга кирәк. Шул вакытта аны балалар да өйрәнәчәк, әти-әниләр дә мәҗбүр итәчәк. Без моны телибезме-юкмы, ләкин аны кулланырга кирәк.
Хадижат Курскиева:
– Әгәр сезнең «Татмедиа» да эшләгәннәрегезне өйрәнеп үзләштерсәк, без зур нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Ә сездә инде бу еллар дәвамында тормышка ашырыла. Шул ук вакытта мин күрәм: сез үзегез бик үк канәгать түгел. Бәлки IT-га зур басым ясаганыгызга күрәдер. Аңлыйм, ул – безнең киләчәк, ләкин ул сезнең бөтен эшегезне артка ташлый.
«Татарстанның үсеше бик көчле»
Ибраһим Курскиев:
– IT – ул зур күтәрелеш. Анда зур акчалар салына, һәм алар кире кайта. Татарстан үз IT үзәген булдырды. Бу – зур адым. Мәсәлән, «АЦК-финансы» программасын алсак, бөтен Россия буенча оешмалар, казначылыклар шушы программа белән эшли. Ә ул каян? Татарстаннан. Барлык төбәкләр дә Татарстанга аренда өчен түли, чөнки программа Татарстанда булдырылган. Мин төрле юнәлешләрдә Татарстанның программалары барлыгын беләм.
Сезнекеләр һәр җирдә бар: Фәйзуллин – сезнең кадр, республикада алга китеш бар, аны шуңа алдылар. Үзәк банк сезнеке, һәм Сбербанк та сезнең «кесәдә», рычагларыгыз бар. Болар – сезнең казаныш. Нигә аларны алдылар? Чөнки тәҗрибә зур. Татарстанның үсеше бик көчле, республика бик яхшы алга бара.
Менә чагыштыру өчен. Без милли һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнаштык. Без нәрсәдер эшләргә тырышабыз: Яндекста эшлибез, алдынгылар сафына чыгабыз, метрика, социаль челтәрләр кулланабыз. Бу юнәлештә без эшлибез, үсәбез. Ләкин безнең бу тырышлык әле бары тик яралгы гына.
Әлбәттә, кайберәүләр грантлар ота. Мин үзем милли телләр буенча Президент грантларында катнашырга телим. Мин Microsoft Word өчен орфографик сүзлек ясадым, аны безнең сайттан бушлай йөкләп алырга, урнаштырырга һәм кулланырга мөмкин. Анда рус, инглиз һәм ингуш телләре бар. Ингуш теленә күчеп, Microsoft Word программасында ингуш телендә басарга мөмкин, һәм ул хаталарны шунда ук күрсәтеп барачак.
Якын киләчәктә Яндекс-тәрҗемәченең рус корпусы ингуш теленә тәрҗемә ителәчәк, шулай итеп Яндекс-тәрҗемәчедә ингуш теле барлыкка киләчәк. Татар теле анда эшли. Мин Яндекс тәрҗемәчесен сезнең күпме куллануыгыз һәм аның ни дәрәҗәдә дөрес тәрҗемә итүе белән кызыксындым. Татар теленә тәрҗемә өчен корпус барлыгы 250 мең җөмләгә ия. Миңа нәкъ менә татар ягыннан 250 мең җөмлә тәрҗемә ителгән булуын аңлаттылар. Тәрҗемәче эшләсен өчен бу – аз. Вакыт узу белән нейрочелтәрләр яхшырак эшли. Аларның әкренләп күләме үсә, тәрҗемә арта һәм яхшыра. Мин хәзер үзем бу проект өстендә эшлим, шуның өчен белештем, һәм без Яндекс тәрҗемәчесендә безнең тел барлыкка килүен телибез.
«Язылу авыр бара... ләкин без бирешмибез»
Вакытлы матбугатка язылу ничек бара?
Ибраһим Курскиев:
– Бик аз. Мәсәлән, без 3000 данә газета чыгарабыз, аларны, күп булса, 100 кеше яздырып ала. Газета бездә дәүләт заказы буенча, республика газетасы, оештыручысы – Ингушетия Хөкүмәте. Газета республиканың барлык оешмаларына, предприятиеләренә таратыла.
– Ингуш телендә шәхси газеталар бармы?
– Юк. Ингушетия Республикасы кечкенә, нибары ярты миллион халкы бар. Ингуш телендә барысы 1 республика газетасы, 2 журнал чыга һәм телевидение тапшырулары бара – менә 4 массакүләм мәгълүмат чарасы.
– Ә милли телевидение көненә ничә сәгать эшли?
– Милли телевидение тәүлек әйләнәсе эшли. Монда сез хаклы – туган телдә уникаль контент булырга тиеш.
Ә бездә чечен, ингушлар барысы да туган телләрен белә, бары тик бездә генә туган телне белмиләр, дигән фикер яши.
Әлбәттә, без Казанда беренче тапкыр, һәм тышкы кыяфәтенә карап кына кешенең татармы-юкмы икәнен чамалый алмыйбыз... Яр буйларында йөрдек, кафеда утырдык, фотога төштек, татар сөйләмен без күп ишетмәдек. Олы яшьтәге кешеләрнең татарча сөйләшүен ишеттек. Урамда концерт карадык, көчкә-көчкә эчкә үтеп керә алдык, кеше бик күп иде, ләкин мин анда татарча сөйләшүләрен ишетмәдем. Әлбәттә, анда барысы да татарлар түгел.
«Ярдәм көтәргә кирәкми. Үзең эшләргә кирәк»
Туган телне мәҗбүри түгел, ә теләк буенча өйрәнергә, дигән закон чыгу аркасында проблема барлыкка килде, дидегез. Телне саклап калу өчен закон чыгаручылардан нәрсә кирәк? Сезнең өчен генә түгел, бөтен Россия халыклары өчен дә?
Ибраһим Курскиев:
– 2017 елда закон кабул ителеп, туган тел дәресләреннән баш тартырга рөхсәт булгач, анда беренче булып Татарстаннан килделәр. Дәүләт Думасына килеп, протест белдерә башладылар. Һәм нәрсә килеп чыкты? Нәтиҗәдә, комиссия җибәрделәр, зур проблема килеп чыкты, шуннан соң Россия Федерациясе Халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды булдырылды, акча бүлеп бирелде. Фонд 2020 елга кадәр эшләде, ләкин мин аның файдалы эш коэффициентын күрмәдем.
Минемчә, хикмәт безнең үзебездә. Әгәр проектта файдалы гамәл коэффициенты бар икән, аны гамәлгә куярга, кадерләргә һәм эшләргә кирәк. Моның белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр бар. Алар моның өчен вакытларын кызганмаска әзер. Мондый кешеләрне җәлеп итәргә, җәмгыятьләр төзергә, анда акча кертергә кирәк. Бездә меценатлар күп. Без милли телләргә ярдәм итәбез, милли басмалар бар, дип сөйлиләр... Чынлыкта исә бернәрсә дә юк. Мәктәпләрдә туган тел сәгатен алдылар – бу бит плюс түгел! Әгәр әти-әниләргә туган тел дәресеннән баш тартырга рөхсәт итәләр икән – бу да минус.
Кабатлап әйтәм, мин Президент грантында катнашырга җыенам, үзем нәрсәдер ясыйм, ул эшләячәк, файдалы гамәл коэффициенты бирәчәк. Үзең эшләргә кирәк. Беркем дә ярдәм итмәячәк.
Ингуш һәм чечен телләре бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
Хадижат Курскиева:
– Телебез бер үк диярлек. Чеченнарда ул йомшаграк яңгырый. Ләкин шул ягы бар – кайбер авыл кешеләренең сөйләмен үтерсәгез дә аңлый алмыйм.
Ибраһим Курскиев:
– Аларның диалектлары төрле. Тау якларының үз диалекты, уйсулыклардагыларның – үзләренеке. Бер телгә ияләшкәч, сүздә басымны башкача куйса яки сүзне башкача атасалар да, аны инде аңлап бетермисең.