"Инглиз телен камилләштерәсең һәм акча да эшлисең". Авыл кызының АКШка бару тарихы
Ильмира Зәйнетдинова – гап-гади авыл кызы. Казан артындагы авыл мәктәбен тәмамлап, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының инглиз теле белгечлегенә укырга керә. Аның Америкага барып, анда берничә ай торып, эшләп кайтканын ишеткәч, шаккаттым! Авыл кызының АКШка бару тарихы һәм инглиз телен өйрәнүе хакында бик тә беләсем килде һәм Ильмираны “Татар-информ” редакциясенә кунакка чакырдым. Америкага эшләргә ничек барып була, АКШ тормышы нинди, америкалылар Казанны һәм татарларны беләме?
Инглиз теле яки Америкага бару тарихы
– Ильмира, инглиз телен ничек өйрәнә алдың?
– Мин инглиз телен икенче сыйныфтан ук өйрәнә башладым. Гап-гади авыл мәктәбендә укыдым. Инглиз теле буенча ГИА һәм БДИ имтиханнарын бирдем, репетиторларга йөрдем. Гомумән, инглиз телен өйрәнергә үземә үк кызык булды, күбрәк мөстәкыйль рәвештә өйрәндем дияр идем. Миңа гамәли өлешкә караганда, телнең теория өлеше кызыграк, кагыйдәләрне, сүзләрне ятларга яратам. Монысы инде хәтердән тора. Институтта лекцияләр, дәресләр инглиз телендә алып барыла, бу исә инглиз сөйләменә ияләшергә бик тә ярдәм итә.
– Ильмира, белгәнемчә, син Америкага махсус программа белән баргансың. Бу турыда сөйләп китә алмассыңмы?
– Мин “Ворк энд тревел” программасы белән бардым. Ул тәҗрибә уртаклашу программасы, югары уку йорты һәм урта һөнәри белем бирү йортларының көндезге бүлектә укучы студентларына АКШта яшәүче халыкның көнкүреш тормышларында тәҗрибә уртаклашу максатыннан уйлап табылган. “Ворк энд тревел” дүрт ай срок белән оештырыла, ягъни Россиядәге студентлар 15 майдан 15 сентябрьгә кадәр эшли ала.
Тагын бер мөһим таләпләрнең берсе – инглиз телен белү урта дәрәҗәдән дә кимрәк булмаска тиеш. Программа вакытында бөтен катнашучыга ил буйлап сәяхәт өчен утыз көн бирелә. Иң төп максат – эшләргә бару, күбрәк сәяхәт итү, инглиз телен шомарту, дуслар табу.
Минем белгечлегем инглиз теле белән бәйле булганга әлеге программа турында дус кызымнан ишеттем, чөнки без бергә укыйбыз. Ул инде өченче ел рәттән АКШка бара. Мин дә язылырга булдым. Программага җәй көне язылып куярга кирәк, никадәр иртәрәк язылсаң, шулкадәр әйбәтрәк: аның бәясе сиңа очсызракка төшәчәк. Юл һәм тору һ.б. чыгымнар өчен үзеңә түлисе. Оештыручылар АКШта эшләгән акчаңны һәм синең чыгымыңны шунда ук исәпләп чыгара.
Әлбәттә, Америкага акча эшләү өчен генә бардым дию генә дөрес булмас. Инглиз теле бүлегендә укыгач, миңа телне белүчеләр белән аралашыр өчен дә тәҗрибә алу бик мөһим булды.
– Программада теркәлгәч, нинди процесслар үтәсе?
– Иң элек инглиз телен белү дәрәҗәсен тикшерәләр. Телне белүеңә карап, сиңа эш тәкъдим итәләр, үзеңә туры килгәнен, кайсы штатта урнашканын сайлап аласың. Бу вакытта без алар белән гел аралашып тордык, алар биргән сораулар буенча әзерләнә тордык. Эшне сайлагач, сине эш бирүче кеше белән скайп аркылы интервьюга чакыралар. Ул да инглиз теле буенча белемеңне тикшерә һәм синең эшләргә теләгеңне, кызыксынуыңны ачыклый. Нәтиҗәң шунда ук билгеле була. Икенче интервьюны АКШның Мәскәүдә урнашкан илчелегендә бирәсе. Анда исә җентекләп тикшереп кертәләр, сумкаңны, телефоныңны һ.б. әйберләреңне калдырасы. Кергәч тә өч кеше утыра, кайсына эләгәчәгеңне белмисең.Әгәр дә Мәскәүгә барып, икенче сынауны үтә алмасаң, сиңа яшел кәгазь бирәләр һәм түләгән суммаңның күпмедер өлеше кире кайтарылмый (бу хезмәт өчен дә алдан түләп куясы – ИТ). Әмма Америкага бару өчен “Ворк энд тревел” иң яхшы программа булып санала.
– Синең өчен иң кыены нәрсә булды?
– Бу сынауда минем өчен дулкынлангандыргыч мизгел – скайптан эш бирүче кеше белән инглиз телендә аралашу булды. Күз алдыңа китер: бер белмәгән, күрмәгән, Америка кешесе белән чит телдә сөйләшәсең... Бу бик дулкынландыргыч мизгел иде. Әгәр дә бу этапны үтә алмасаң, куркырлык әйбер юк – үзеңә икенче эш сайлый аласың. Дөресен әйткәндә, эш тәкъдим иткән вакытта эш турында уйламыйсың да, иң мөһиме – Америкага бару турында гына хыялланасың.
Ә инде иң кыены Мәскәүдә илче белән әңгәмә вакыты иде, чөнки авырган вакытыма туры килде, капма-каршы аның каршысына утырып, сорауларга җавап бирдем һәм нәтиҗәсен дә алар шунда ук әйтте. Ул нәтиҗә күп очракта илчедән тора. Инглиз телен шәп белүчеләр дә уза алмады хәтта, сәбәбен әйтмиләр...
– Якыннарың ничек кабул итте?
– Программа турында белгәч, АКШка бару теләгемне әниемә һәм туганнарыма белдердем. Алар бер дә каршы килмәде. Мөмкинчелек булгач, көч биреп тордылар.
– Америкага кем булып эшләргә бардың?
– Мин кассир булып эшләдем, ләкин без кассада гына утырмадык, төрле хезмәт тә күрсәттек. Беренче көндә үк эш йөкләү юк, эш бирүче барысын да аңлата, өйрәтә. Күпме вакыт эшләргә теләвең үзеңнән тора, бу турыда эш бирүче белән скайпта аралашканда ук сөйләшенелә. Эш буенча килешү беткәннән соң, сиңа сәяхәт өчен утыз көн вакыт бирелә: син Американың теләсә кайсы штатына бара аласың, тик бу сәяхәтнең барлык чыгымын да үзеңә каплыйсы.
Без Көнбатыш Вирджиния штатының Бекли шәһәрендә тордык. Казаннан АКШка кадәр юлга ун-унбер сәгать чамасы вакыт кирәк булды.
– Бер белмәгән икенче илгә барачагыңны белгәч, әзерләндеңме, нишләдең?
– Әзерләнергә вакыт та булмады, бер яктан, сессияне иртәрәк ябарга туры килде, зачет-имтиханнарның иге-чиге юк кебек тоелды, икенче яктан, миңа абыемның әйткән сүзләре булышты: “син чит илдә икәнеңне аңларга тиеш, шуңа күрә чит илдә төрле ситуацияләргә эләгергә мөмкинсең. Бер дә кайгырма, һәр ситуациядән дә чыгу юлы бар”, - диде ул.
“Америка халкының бик ярдәмчел икәнен аңладым”
– Барганда Шарлотт шәһәрендә бер очкычтан икенче очкычка күчеп утырырга тиеш идек, чөнки без бара торган штат ерак урнашкан. Ышанасыңмы-юкмы, әмма безнең билетларыбызны системада тапмадылар! Бернинди элемтәбез дә юк (АКШ симкалары әле алынмаган), нишләргә белмичә аптырап калдык. Шулвакыт аэропортта эшләүче бер ханым безнең кәефләребезнең кырылганын күрде дә, яныбызга килеп, ярдәм итәргә тырышты, шоколад белән сыйлады. Шунда мин Америка халкының бик ярдәмчел икәнен аңладым. Билетка яңадан түләргә туры килде (үзебез белән запас акчабыз бар иде). Шөкер, соңыннан акчаларыбыз кире кайтарылды.
“Америка кешеләренең тормышы сәер булып тоелды”
– Инглизчә сөйләшеп китүе җиңел бирелдеме?
– Чит телне белсәң дә, шунда ук чит телдә сөйләшеп китүе кыен: ул мине аңлар микән, мин аны аңлармын микән дигән куркыныч уйлар туа. Алай да, бер башлагач, бер-береңне аңлашасың. Иң элек Америка кешеләренең үзара аралашулары, тормышы миңа бик сәер булып тоелды. Без дус кызым белән бер йортка урнаштык, йокыдан уянгач, тәрәзәләрнең бик тә юка икәнен аңлап алдык: урамда йөргән, кыштырдаган бар тавыш та ишетелә. Уянгач та башка илдә икәнеңне аңлый алмыйсың әле, чөнки ул сөйләшүләр татар телендә түгел. Без күпмедер вакыт торгач, башка студентлар да килде, бергә эшләдек, ял иттек.
Америка кешеләренә характеристика һәм аларның безнең илгә мөнәсәбәте
– Ниндиләр алар, Америка кешеләре?
– Америкалыларның ярдәмчел булулары күзгә ташланды. Шулай ук алар бик әдәпле, гел елмаеп кына тора. Нью-Йоркка баргач та, Азатлык сынын (Статуя Свободы) күрү нияте белән, берүзем урамга чыгып киттем, шәһәрне карыйсым килде. Әгәр дә адашсаң, теге яки бу бинаның кайда урнашканын белмәсәң, сиңа беркайчан да “гафу итегез, белмим” дип әйтмиләр, барыбер булышырга тырышалар. Мин берничә кешедән юл сорадым, бөтенесе дә миңа аңлатып, күрсәтеп бирде. Без ашыксак та “белмим, гафу итегез” дип котылабыз, ә алар ашыгуларына карамастан, иренмичә телефонын алып, картасын ачып, сиңа аңлатып бирә.
Урамнан барган теләсә кайсы кеше, сине белмәсә дә, “исәнме, хәлең ничек” дип, хәлләреңне сорый. Бу гадәт алар өчен бик табигый. Һәм, беләсеңме, минем күңелем күтәрелеп китә. Мөгаен, Россиядә мондый гадәтне кертеп булмас иде. Киресенчә, “бу кеше мине беләме әллә”, дип уйлап куярга мөмкинсең.
Америка халкы да бит төрле: кызу яисә тыйнак холыклы кешеләр бар, ягъни бездәге кебек. Балаларга килгәндә, алар бик тә мөстәкыйль. Әти-әниләре шулай тәрбияли. Бездәге кебек иркәләнеп үсмиләр. Метрода барганда бер тукталышта әнисе белән ике бала керде, бер буш урынны күреп, берсе икенчесенә: “син утыр, ә мин синең итәгеңә утырам”, - диде. Әниләренең сүзләрен гел тыңларга тырышалар.
– Америкалылар Россиягә ничек карый?
– Америка халкы Россиягә карата бик яхшы мөнәсәбәттә. Алар безнең илне телевизордан карап белә дип уйлыйм. “Мин Россиядән килдем” дигәч, “мин сезне телевизордан гына күргәнем бар” дигәннәр иде миңа (көлә). Без Сезнең Президентыгызны бик яратабыз, диләр. “Әгәр дә Путинны күрсәң, аңа без аны яратабыз, телевизордан карап торабыз дип әйт”, - диделәр. Америкалылар Россия кешеләрен хөрмәт итә. Сездә салкындыр инде дип күп кеше әйтте.
Казан, татарлар һәм милли ризыклар
– Америка халкы Казанны беләме?
– Эш бирүче кешем Казанны ишеткәне барлыгын әйтте. Гомумән, кешеләргә Казан турында гел сөйләргә тырыштым, интернеттан фотолар күрсәттем.
– Татарлар турында алар хәбәрдармы?
– Килгәч тә, минем нинди милләттән булуымны сорадылар. Татарлар кем соң алар, диделәр. Милләтебез турында сөйләдем. Америка халкы да бит аерыла: ак тәнлеләре, кара тәнлеләре бар. Кара кешеләрнең күбесе мөселман динендә. Мин үземне мөселман дигәч, Россиядә дә мөселманнар бармы әллә, дип кызыксынды алар. Нәрсә ашыйсыз, нинди милли ризыкларыгыз бар дип сорадылар. Без фотолардан күрсәтеп, әйтергә-аңлатырга тырыштык.
Минем әлегә кадәр төрекләр белән сөйләшкәнем булмады. Америкада "татар теле – кардәш халкыбызнең теле", дигән кешеләр белән сөйләшү кызык булды.
Америка тормышы турында...
– Америка халкы бургерлар ашарга ярата дип беләм...
– Ашауга килгәндә, америкалылар үзләре пешерергә яратмый. Күбесенчә кибеттән әзер килеш ярымфабрикатларны алып ашый, шулай ук бургерлар, булки өстенә кәтлит куелган бутербродлар бик популяр. Америка халкына тиз вакыт аралыгында әзер булган ризык кирәк, кухняда озак торырга яратмыйлар. Анда хәтта ашлар да консервада сатыла.
– Америка халкы үзен ничек характерлый?
– Алар үзләрен ялкау дип әйтә. Ялкаулыгыбыз аркасында тазарабыз, диләр. Ә болай төрлесе бар. Безнең кибеттән җәяү генә өйгә кадәр кайтуыбыз аларга бик сәер тоелды. Урамда һава сулап йөрү сирәгрәк күренеш, аларның күбесе машинада йөри.
Аннары, АКШ әбиләре бездәге әбиләрдән аерыла: Америка әбиләре үзләрен яшьләр кебек хис итә, пенсиягә чыккач, тормыш башлана гына. Шортик һәм майкадан йөргән әбиләрне “әби” дип әйтеп тә булмый. Ирләр хатыннары белән кулга-кул тотынышып йөри. Әгәр дә аерылышкан парлар булса, алар үзләренә икенче тормыш иптәшләрен эзләргә тырыша, ялгыз яшәргә яратмыйлар. Тагын бер үзенчәлек: АКШ әбиләре ирләрен “ул минем егетем” дип йөртә һәм бу нормаль.
– Хәвеф-хәтәр ягыннан, Америкада тынычмы?
– Тыныч. Әмма, белгәнегезчә, анда коралны теләсә кем куллана ала, шуңа күрә бераз шикләнеп тә куясың. Аның каруы, полиция хезмәткәрләре гел йөреп тора, юлларда исерек йөртүчеләрне карыйлар.
– Америкада үзеңә акча эшләү мөмкинлеге бар, алайса?
– Әлбәттә. Анда, безнең илдәге кебек, эшсезлек проблемасы юк. Күченеп китүчеләр дә байтак. Алар рәхәтләнеп үз тормышларын корып, яшәп ята.
– Эшләгәннән соң, сәяхәт кылдыгызмы?
– Әйе, берничә көн Нью-Йорк шәһәрендә тордык. Ул бик тә шаулы шәһәр: бер яктан машиналар йөреп торса, икенче яктан, метро тавышы ишетелеп тора. Милли паркта, бик тә танылган Манхэттен районында, Ирек сыны янында булдык.
– Ильмира, син инде Америка тормышы белән танышып кайттың. Ә АКШта эшләргә калыр идеңме?
– Калыр идем, гомумән, Америкада торыр идем. Анда миңа бик ошады.
- Укучыларыбызга теләк-тәкъдимнәрең бардыр?
– Һәр кешегә дә бу программада катнашып карарга киңәш итәм. Беренчедән, онытылмаслык сәяхәт, икенчедән, бөтендөньядан үзеңә дуслар табасың. Без Төркия, Кытай, Албания, Белоруссия студентлары белән тыгыз аралаштык. Икенчедән, инглиз телен камилләштерәсең һәм күпме дә булса акча эшлисең.