Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инглиз теле укытучысы дәрестә укучы малайның яңагына сукканын видеога төшергәннәр

Укытучы хатын җиденче сыйныф укучыларына кычкыра, бер малайны бүлмәдән куып чыгармакчы була.

news_top_970_100
Инглиз теле укытучысы дәрестә укучы малайның яңагына сукканын видеога төшергәннәр
https://pixabay.com

Бурятия мәктәбендә дәрес вакытында укытучы хатын җиденче сыйныфта укучы малайның башына суккан Әлеге мизгел сурәтләнгән видео интернетта чыккач, Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсе тикшерү эшләре башлаган. Бу язмада «балигъ булмаган бала сәламәтлегенә каршы җинаять билгеләре бар», укытучының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Низаг 7 декабрьдә иртәнге якта Заиграевский районының Ново-Онохой бистәсендә була. Инглиз теле укытучысы ни сәбәпле шулкадәр ачулануы әлегә билгесез. Ул бер малайны бүлмәдән куып чыгарырга маташа. Тик малай да, аның дуслары да көлә башлый. Балалар җәнҗалны видеога төшереп алган. «Вести» каналы әлеге кадрларны күрсәтте.

«Чыгып кит моннан! Сине куып чыгарам дип анаңа шалтыратыйммы? Әниеңне монда чакырыйммы? Синең әниең эшләгәндә, аңа берәр кеше комачаулыймы? Син миңа комачаулыйсың! Торып бас та әйберләреңне җый! Чыгып кит моннан», — дип ачыргалана укытучы.

Укытучы үзен тотып тора алмый һәм җиденче сыйныфта укучы малайның яңагына сугып җибәрә. Шуннан соң видео язмасы өзелә. Әлегә баланың бүлмәдән чыгып китү-китмәве билгеле түгел. Укытучыны эшеннән җибәрүләре ихтимал, дип яза «Вести».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100