news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инглиз теле дәресендә бер малай сыйныфташының чәченә ут төрткән

Инглиз теле дәресендә бер малай сыйныфташының чәченә ут төрткән

news_top
Инглиз теле дәресендә бер малай сыйныфташының чәченә ут төрткән
Тверь өлкәсенең Ржев шәһәрендәге бер мәктәптә гадәттән тыш хәл булган. 7 сыйныфта укучы малай инглиз теле дәресендә утырганда бер кызның чәченә ут төрткән. Бу турыда "МК" сайты хәбәр итте.

Малай дәрестә вакытта шырпы чыгара һәм параллель сыйныфта укый торган кыз баланың чәченә ут төртә. "Мин башта ни булганын аңламадым да. Аннары чәч толымымны күреп алдым. Чәчләрем янып коелып төште", - дип сөйләгән бу кыз.

Кызның чәчләре биленә кадәр үскән булган. Янганнан соң, аның чәче иңбашы тирәсеннән генә озынлыкта кала. Бәхеткә, баланың тәне пешмәгән.

Ржев шәһәрендә яшәүчеләр усал комментарийлар яза. Алар бу яшүсмернең иптәшләрен куркытып торуын әйтәләр. Малайны әти-әнисе яклый һәм шуңа күрә аңа беркем дә җәза бирми, диләр.

Мәктәптә дә комментарий бирүдән баш тартканнар. Журналистлар шалтыратуын белеп алгач ук, телефонны өзгәннәр.

Чәче янган кызның әти-әнисе полициягә гариза язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар