Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Информатика укытучысы дәрес вакытында үлгән

news_top_970_100
Информатика укытучысы дәрес вакытында үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Мәскәүдәге бер мәктәптә информатика укытучысы дәрес вакытында вафат булган. Фаҗигане укучылар күреп торган. Бу турыда «МК» хәбәр итте.

«МК» белешмәсе буенча, 55 яшьлек Наталья Владимировна А. алдагы көнне үзен начар хис итә. Каникул вакытында аның бөтен гаиләсе салкын тиеп авырый. Укытучы үзе дә терелеп бетмәгән булгандыр, мөгаен. Кызы аңа эшкә бармаска киңәш иткән, тик укытучы барыбер мәктәпкә киткән. Икенче дәрес вакытында ул кисәк кенә аңын югалткан. Урынга килгән табиблар укытучыны коткара алмаган.

Якынча версия буенча, укытучыга инсульт булган.

Мәрхүмәнең ике олы баласы һәм оныгы бар. Ул укытучы булып 23 ел эшли. Укучылары – информатикадан бөтенроссия олимпиадасы призерлары, БДИда 100 балл җыйган укучылар да бар. Хезмәттәшләре аны «тыныч, шат күңелле, бик мәрхәмәтле кеше иде» дип искә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100