news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инфляция акрыная: Үзәк Банк ставканы төшерде һәм 2026 елга фаразлар бирде

news_top

20 мартта Россия Банкы төп ставканы 15,5 проценттан 15 процентка төшерде. Бу карар директорлар советы утырышында кабул ителгән, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Банкта аңлатуларынча, икътисад баланслы үсешкә якыная. Гыйнварда инфляциянең вакытлыча тизәюеннән соң, февральдә бәяләр үсеше акрынайган. Үзәк Банк бәяләмәсе буенча, агымдагы инфляциянең тотрыклы күрсәткечләре еллыкта 4-5 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта хәзерге шартларга бәйле билгесезлек сизелерлек арткан.

Ставка буенча алга таба карарлар инфляциянең никадәр тотрыклы акрынаюына, инфляция көтүләренең ничек үзгәрүенә һәм тышкы һәм эчке икътисад ягыннан нинди куркынычлар барлыкка килүенә бәйле булачак.

Үзәк Банк фаразлары буенча, акча-кредит сәясәтен исәпкә алып, 2026 елда еллык инфляция 4,5 – 5,5 процент булачак. Якынча 4 процент дәрәҗәсендәге тотрыклы инфляция 2026 елның икенче яртыеллыгында көтелә. 2027 елда һәм алга таба еллык инфляция максатчан дәрәҗәдә булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар