Инфекция корбаннары: Коксаки вирусы Татарстаннан әле китмәгән
Узган ел шау-шу тудырган Коксаки вирусы туристларның гына түгел, Татарстаннан читкә чыкмаган кешеләрнең дә җәйге ялын бозуны дәвам итә. “Татар-информ” хәбәрчеләре быел ничә кешенең авырганын белеште һәм авыру билгеләрен танырга өйрәнде.
Элина Исмәгыйлева ире һәм ике баласы белән июль ахырында Төркиягә бара. Исмәгыйлевлар һәр ел саен бер үк курортны сайлый һәм гел бер үк кунакханәдә ял итә – моңа кадәр проблемалар булмаган. Ханым сүзләренчә, бу аларның уяулыгын киметкән дә инде.
“Улыма 14 яшь, ул диңгездә коенды, аквапаркта су тауларыннан шуды. Ун көннән соң аның аякларында һәм ботларында кечкенә кабарчыклар барлыкка килә башлады. Мин бала тауда шуганда, тиресе кырылып, сөял чыккандыр дип уйладым. Ике көннән соң температурасы 37,8 га күтәрелде, томау төште һәм ютәлли башлады. Ул вакытта без табибка мөрәҗәгать итмәдек – бала үзен азмы-күпме яхшы хис итә иде, моны климат алыштыруга сылтадык”, - дип исенә төшерә ул.
Ял азагына якынлашканда, шуңа охшаш билгеләр унбер яшьлек кызларында да күзәтеләгән. Кул бармаклары арасында ак кабарчыклар чыкты, алар тишелә башлады, ә шул урында тиресе яргаланып бетте. Шулай ук температурасы күтәрелде һәм томау башланды, дип сөйләде әнисе.
Казанга кайткач, әти-әни балаларын табибка алып бара.
“Анализлар биргәч, безгә Коксаки вирусы дигән диагноз куйдылар. Бездә актив вирусның юклыгы ачыкланды, авыру инде узган иде. Ләкин вирус өзлегү бирде: олы балада – ринит, кечесендә – отит. Атна дәвамында балаларга антибиотиклар эчердек, иммунитетларын төрлечә күтәрергә тырыштык, хәзер аларның хәле сизелерлек яхшы. Без ирем белән чирләмәдек”, - дип сөйләде Элина.
Вирусның нәни корбаннары
Энтеровирус инфекцияләре – төрле энтеровируслардан, шул исәптән Коксаки вирусыннан барлыкка килүче йогышлы чирләр төркеме. Барлыгы 70 серотибы бар дип сөйләде Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең эпидемия мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Мартынова.
“Бер үк төрдәге вирус респиратор трактын яки эчәклекне зарарлый торган җиңел төрен дә, шулай ук, катлаулы төрләрен дә китереп чыгара ала. Шул ук вакытта, төрле серотиптагы энтеровируслар бер төрле клиник синдромнарга сәбәпче булырга мөмкин. Дәвалау вирус төренә карамый, ул авыруның катлаулыгына һәм симптомнарга бәйле”, - дип аңлатты Татьяна Мартынова.
Энтеровирус белән төрле яшьтәге кеше зарарлана ала, ләкин ул күп очракта балаларга “эләгә”. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дүрттән өч очракка 15 яшькә кадәрге балалар туры килә, ә кече яшьтәге балалар зур балаларга һәм олыларга караганда ешрак зыян күрә.
“Зарарлануның төрле юллары бар. Пычрак куллар аша да, ризыклар белән дә, зарарланган сулыкларда коенганда да вирус йоктырырга мөмкин. Кискен чорында вирус борын-йоткылык лайласы белән бүленеп чыга, шуңа күрә һава-төкерек юлы белән дә йоктыру куркынычы барлыкка килә”, - дип сөйләде баш табиб урынбасары.
Вирус шактый мәкерле – еш кына кешеләр, үзләре дә сизмәстән, инфекция йөртүче була. Вирус йоктырган кеше бер тәүлектән соң яки 7-10 көннән соң хәлсезлек сизәргә мөмкин”, - дип белдерде Мартынова.
“Энтеровирус инфекциясе, теләсә кайсы йогышлы авыру кебек үк, температурадан һәм хәлсезлектән башлана. Авыру төрлечә узарга мөмкин: кемдәрер ангина була, икенчесендә диарея була һәм коса. Өченчесендә, шактый еш күзәтелә торганы – кулларда, аякта һәм тәндә тимгелләр барлыкка килә”, - дип сөйли табиб.
Бөтен кеше дә ангина һәм тимгел белән генә котыла алмый. Авыр очракларда, вирус йоктырган кешеләр сероз менингит белән авырырга мөмкин.
“Баш авырту төрле вируслы авырулар вакытында күзәтелә, ләкин сероз менингит вакытында ул көчлерәк була. Шулай ук баш арты мускулларының гипертонуста булуы да күзәтелә, бу вакытта кеше башын ия һәм иякне күкрәккә кадәр кыса алмый. Косарга мөмкин. Бу авыруның катлаулы төре һәм, әлбәттә, бу очракта һичшиксез хастаханәгә ятарга кирәк”, - диде Мартынова.
Вирус корбаны булмас өчен гадәти гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк – кулларны сабын белән яхшылап юарга, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне юарга һәм кайнар су бөркергә, эчү өчен кайнаган яки шешәләрдә сатыла торган су кулланырга кирәк.
Акмый торган сулыкларда (бассейн һәм фонтаннар) коенганда да, ачык сулыкларда да зарарланырга мөмкин. Су кергәндә суны йотарга, тиешле булмаган урыннарда су керергә ярамый. Диңгез ярында ял итәсез икән, диңгез суында коену яхшырак, ләкин анда да махсус бүленгән урыннарда гына”, - дип киңәшләрен бирде баш табиб урынбасары.
Әгәр бассейнда тәненә тимгел чыккан кешенең коенганын күрәсәз икән, монда су коенудан баш тартсагыз яхшы булыр. Әлбәттә, бу аллергия дә булырга мөмкин, ләкин үзегезне куркыныч астына куймасагыз хәерлерәк.
10 ел эчендә энтеровирус авыруларының көчле кабынуы Кытайда, Көньяк Кореяда, АКШта, Тайванда, Европаның кайбер илләрендә булган. Россиядә дә теркәлгән. Татарстанда энтеровирус белән зарарлану әле биш-җиде ел элек кенә сирәк булган.
Йогышлы авырулар хастаханәсенә мондый авырулар белән май аеннан ноябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәләр. Гадәттә, бу җиңел яки уртача авырлыктагы авырулар була. Бәхеткә, быел республикада кабынучан авырулар күзәтелмәгән, дип йомгаклады Татьяна Мартынова.
Паникага бирелергә кирәкме?
Роспотребнадзор статистикасы тынычландырырлык – быел авыручылар саны шактый кимегән. Ләкин барлык зарарлану очракларының бик азы гына курортларда йоктырылган.
2018 елда май аеннан июльгә кадәр энтеровирус инфекциясе белән авыруның 41 очрагы теркәлгән. Аларның 16 сы Казанда. Гадәттә, инфекция 3 яшькә кадәрге кече балаларны зарарлый. Вирус инфекциясе дигән диагноз кую белән, зарарлануның барлык нечкәлекләрен ачыклыйбыз һәм авыру кайларда булган, шул урыннарны тикшерәбез”, -дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Лилия Юзлибаева.
Быел Татарстанда энтеровирус авырулары барлыкка килү учагы ачыкланмаган, зарарлануынң бар очраклары – шәхси. Статистика күрсәткәнчә, бу сезонда әлеге вирусны барлыгы алты кеше йоктырып кайткан. Дүртесе Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән, икесе Төркиядән. Калган 35 очрак Татарстанда теркәлгән.
Узган елда авыручылар саны өч тапкырга артык булган һәм 119 очрак тәшкил иткән.