news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инфарктның төп билгесе

news_top

Күкрәк читлегендә көчле авырту, аның кулларга, казналыкка яки муенга бирелүе инфарктның төп билгесе булып тора. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, академик Чазов исемендәге Милли кардиология медицина тикшеренү үзәгенең генераль директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Сергей Бойцов хәбәр иткән.

«Инфаркт вакытында күкрәк читлегендә көчле авырту була. Ул йөрәк тирәсендә генә булмаска да мөмкин, ешрак күкрәк читлегенең уртасында сизелә. Авырту сул кулга яки ике кулга да, казналыкка һәм муенга бирелергә мөмкин», — дигән Бойцов.

Ул шулай ук авырту 20 минуттан артык дәвам итсә, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк дип өстәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар