Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инфарктның нинди билгеләре булганда бер минут та соңларга ярамый?

Күкрәк читлеге артында интенсив сызлау йөрәк авырту турында кисәтергә мөмкин.

news_top_970_100
Инфарктның нинди билгеләре булганда бер минут та соңларга ярамый?

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең реанимация һәм интенсив терапия палатасы булган кардиология бүлегенең койкаларында инфарктлы пациентлар бик еш була. Аларның күбесе кардиологка ярдәм сорап соң мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кардиолог Евгения Вячеславовна Черкунова инфарктның билгеләре турында аңлатты.

«Күкрәк читлеге артында интенсив сызлау, бу сызлау кулга, аскы казналыкка да бәрергә мөмкин, тын кысылу, ябышкак салкын тир бәреп чыгу һәм болар барысы физик йөкләнеш булганда көчәя. Еш кына безнең пациентлар бу зарланулар белән бик соң мөрәҗәгать итә. Алар авырту характерын бәяләп бетерә алмый. Бу сару кайнауга охшарга мөмкин, шуңа күрә күпләр беренче чиратта ашказаны авырта дип уйлый, ашказаны авыртулары өчен дарулар эчә башлый. Авырту узмагач, ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырталар, ә без инде кардиограммада инфарктка охшаш үзгәрешләрне күрәбез», — дип сөйли табиб.

Ул мондый билгеләр булганда кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга киңәш итә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100