news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инфаркт ни сәбәпле булырга мөмкин?

news_top

Медицина фәннәре кандидаты, кардиолог Анна Кореневич сәламәт кешегә көнгә ничә йомырка ашарга яравын, холестерин югары булса моның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын сөйләгән. Бу турыда «Российская газета» яза.

Көнгә 1 йомырка ашау зыянлы түгел. «Ләкин кан тамырлары белән проблемалар булса, липидограммага карагыз һәм табиб киңәшләрен истә тотыгыз», – ди ул.

Табиб сүзләренчә, йомырка тәбәсендә ничә йомырка булуына караганда, аны нәрсә белән ашау күпкә мөһимрәк. Әгәр ул яшелчәләр һәм зәйтүн мае белән ашалса – бер хәл, ә кыздырылган колбаса яки сосискалар белән булса – бөтенләй башка. Табиб сүзләренчә, чын «атеросклероз двигателе», инфаркт китереп чыгара торган төп сәбәп – хроник стресс.

«Ул кан басымын күтәрә, шикәр микъдарын арттыра, кан тамырларында ялкынсыну һәм тромблар барлыкка китерә. Ә бавыр стресс йогынтысында холестеринны үзе синтезлый», – дип яза кардиолог Анна Кореневич үзенең Telegram-каналында.

Табиб сүзләренчә, курку, даими борчылу, гаепле булу (оялу, рәнҗү) хисе, басылган ачу – йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң куркыныч эмоцияләр.

Эмоцияләр һәм психика белән эшләгәндә кортизол дәрәҗәсен киметергә мөмкин, ә бу исә нәтиҗәдә холестеринны да нормага китерергә ярдәм итә, дип йомгаклады кардиолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар