news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инфаркт һәм инсультны ничек булдырмый калырга: табибтан 5 мөһим киңәш

news_top
Инфаркт һәм инсультны ничек булдырмый калырга: табибтан 5 мөһим киңәш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда дистәләгән мең кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары белән хисапта тора, тик чын саннар күпкә югарырак. Күпләр инфаркт яки инсульт китереп чыгара торган билгеләрне санга сукмый. Моны ничек булдырмаска һәм фаҗига килеп чыккан очракта нишләргә икәнен «Татар-информ»да Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган матбугат очрашуында табиблар сөйләде.

Татарстанда яшәүче һәр икенче кеше гипертониядән интегә

29 сентябрьдә бөтен дөньяда Йөрәк көне билгеләп үтелә. Бу дата 1999 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән билгеләнә. Әлеге истәлекле көннең максаты – йөрәк-кан тамырлары авырулары эпидемиясе китереп чыгарган куркынычны аңлауны арттыру. Искәртеп үтик, бүген нәкъ шушы категориядәге авырулар дөньяда үлем очракларының төп сәбәбе булып тора.

Фото: © «Интертат», Владимир Васильев

«Без төрле авырулар турында сөйләшкәндә, еш кына аларны ничек дәваларга һәм фаразларның нинди булуын сөйлибез. Безгә кешеләрнең игътибарын инде барлыкка килгән патологияне дәвалауга түгел, ә профилактикага юнәлтергә кирәк. Хәзер бөтен дөньяда риск факторлары булган халәткә игътибар итәләр, ә алар булмаска да мөмкин бит. Йөрәкне сау-сәламәт килеш сакларга булуны искәртү мөһим», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким.

Зөлфия Ким йөрәк сәламәтлеген сакларга булыша торган гади, ләкин нәтиҗәле кагыйдәләрне атады.

  1. 8 сәгатьтән дә ким йокламагыз.
  2. Гәүдә авырлыгын күзәтеп торыгыз.
  3. Никотин һәм алкогольдән баш тартыгыз.
  4. Тозны күп кулланмагыз, газлы эчемлекләрдән баш тартыгыз, тиешле күләмдә яшелчәләр ашагыз.
  5. Хәрәкәтчән тормыш рәвеше алып барыгыз.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Зөлфия Ким сүзләренчә, бүген республикада һәм тулаем илдә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы гипертониядән интегә. Төрле йөрәк-кан тамырлары авырулары белән диспансер хисабында якынча 50 мең татарстанлы исәпләнә.

«Тик без боларның чынбарлыкны чагылдыручы саннар булмавын бик яхшы аңлыйбыз. Бу рәсми диагноз куелган кешеләр генә», – диде Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы.

«Йөрәк сау-сәламәт булса, баш мие дә үзен имин хис итә»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш ангионеврологы Марат Сәйхунов йөрәк һәм баш мие бәйләнеше турында искәртте.

«Әгәр йөрәк сау-сәламәт икән, баш мие дә үзен имин хис итә. Инсультларның якынча 20 проценты турыдан-туры йөрәк авыруларына бәйле. Сүз кардиоэмболик инсульт турында бара. Бу очракта йөрәк куышлыгында тромблар барлыкка килә һәм алар кан агымы белән баш мие тамырларына эләгә», – дип аңлатты табиб.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Тромб тамыр юлын каплагач, баш миендә нерв күзәнәкләре үлә башлый. Һәр минут саен якынча 2 миллион нерв күзәнәге үлә. Бер сәгатьтә бу сан 120 миллионга җитә ала. Моның нәтиҗәләре бик аяныч булырга мөмкин. Менә ни өчен инсультның беренче билгеләре булуга ук медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге билгеләргә сөйләм бозылу, биттә асимметрия барлыкка килү, очлыкларда (кул-аякларда), кагыйдә буларак, гәүдәнең бер ягында, хәлсезлек булу керә, дип аңлатты Марат Сәйхунов.

Табиблар миокард инфарктның төп билгесе турында да искәртте. Бу физик яки эмоциональ йөкләнештән соң күкрәк читлегенең кысып, яндырып, әчеттереп авыртуы.

Ангионевролог статистиканы да аңлатты: пациентларның нибары чиреге генә инсульт башлангач беренче сәгатьләрдә хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Күпчелеге бу билгеләрнең үзеннән-үзе бетүен көтә. Тик бу үзеннән-үзе бетми, дип кисәтә табиблар.

«Башка проблема – контрольдә тотылмый торган артериаль басым. Кайбер пациентлар 200дән арткан кан басымы белән килә. Тонометрны кайчан кушканнарын белешәбез. Ир-атлар соңгы мәртәбә армиягә алынганда, ә хатын-кызлар соңгы тапкыр роддомда ятканда кан басымы үлчәгәнен әйтә. Бөтен кешене дә кан басымын контрольдә тотарга һәм кан басымы нинди булуга карамастан табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә өндим. Без аларны кан басымын төшерер өчен түгел, ә күтәрелмәсен өчен эчәбез», – диде Марат Сәйхунов.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Һәр пациент реабилитация командасы каравына мохтаҗ»

Инфаркт һәм инсульт – кешенең һәм гаиләсенең тормышын мизгел эчендә кардиналь үзгәртә ала торган хәлләр. Хәтта төзәтеп булмаслык хәлдән котылып булса да, алда пациентларны бик озак тернәкләнү, гадәти тормышка кайту көтә. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина реабилитациясе буенча баш белгече Эльмира Хөсәенова Татарстанда кан тамырлары фаҗигаләреннән соң тернәкләнү системасының ничек оештырылганын сөйләде.

«2025 елда республикада 16 меңнән артык пациент медицина тернәкләнүе узды. Аларның 8 меңе тәүлек дәвамында станционарда, ә калганнары амбулатор шартларда булды», – диде ул.

Татарстанда өч этаплы медицина тернәкләнүе оештырылган. Беренче этап кан тамырлары үзәкләрендә уздырыла. Иртә реабилитация хастаханәгә яткырганнан соң беренче 48 сәгать дәвамында башлана.

«Профильле табиблардан торган дисциплинарара реабилитация командасы үз эшен реанимациядә үк башлый. Иң беренче бурыч – өзлегүләр куркынычын киметү. Бу веналар тромбозын, пневмония, йоту функциясе бозылудан соң өзлегүләрне кисәтү. Бу өзлегүләр тернәкләнүне акрынайта һәм пациентның реанимациядә яту вакытын озынайта», – дип аңлатты Эльмира Хөсәенова.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Пациентның хәле тотрыклыланган соң икенче этап башлана. Монда физиотерапия, дәвалау физкультурасы белән индивидуаль яки төркемдә шөгыльләнү кушыла. Медицина логопеды һәм медицина психологлары актив эшли. Эргореабилитация белгечләре хәрәкәтләнү функциясен генә түгел, ә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү функцияләрен дә торгыза.

Өченче этап – көндезге стационарлар, амбулатория хезмәте, профильле белгечләрдә поликлиника күзәтүе. Шулай ук шифаханә-курорт дәвалануы да эшли, монда хезмәткә сәләтле яшьтәге пациентларны стационардан соң җибәрәләр.

«Һәр пациент дисциплинарара реабилитация командасы каравына мохтаҗ. Җиңелчә тайпылышлары булган пациентлар бар, алар үз-үзләрен йөртә ала. Аларны өченче маршрутка юллама биреп хастаханәдән чыгарып була. Авыррак тайпылышлы пациентлар һичшиксез икенче этап өчен стационарга күчерелергә тиеш», – диде Эльмира Хөсәенова.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Кардиореабилитация нәрсә ул?

«Кискен коронар синдром кичергән пациентларның тернәкләнүгә мохтаҗ булуы шик уятмый. Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә якынча 500 мең кеше ел саен кискен коронар синдром кичерә, аларның якынча өчтән бере – миокард инфаркты», – дип сөйләде Казанның №7 шәһәр хастаханәсенең соматик авыруларны реабилитацияләү бүлеге мөдире Ләйсән Гомәрова.

Инфаркттан соң төп өзлегү – хроник йөрәк җитешсезлеге үсеше. Зыян күргән йөрәкне кардиореабилитация ныгыта. Табиб сүзләренчә, ул бөтен дөньяда кабат хастаханәгә эләгүне кисәтә торган иң нәтиҗәле алым булып санала.

«Кардиореабилитация нидән гыйбарәт? Дарулар белән дәваланудан тыш, индивидуаль физик йөкләнеш сайлана. ЭКГ контролендә кардиотренировкалар уздырыла. Хастаханәдән чыгарганда без алга таба нинди тормыш рәвеше алып барырга кирәклеген, хезмәткә тулысынча кире кайтып буламы-юкмы икәнен аңлатабыз», – дип сөйләде Ләйсән Гомәрова.

Ул физик активлыкны саклауның мөһимлеген аңлатты. Гадәти җәяү йөрү өзлегүләрдән котылырга булыша, әмма дөрес темп сайларга кирәк.

«Безнең реабилитация мөмкинлеге бар. Безнең реабилитологлар бик нәтиҗәле эшли. Тик фаҗигаләр үсешен булдырмый калу турында сөйләшик», – дип өндәде Зөлфия Ким.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Хәтта пациентны бернәрсә борчымаса да, диспансеризация куркыныч факторларын таба»

«Бөтен кеше дә медицина ярдәменә вакытында мөрәҗәгать итмәгәнгә фаҗигаләр була. Бөтен кеше диспансеризациягә дә килми. Ә диспансеризация, хәтта пациентны бернәрсә борчымаса да, куркыныч факторларын ачыкларга булыша», – диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Быел 1 сентябрьдән диспансеризация киңәйтелде. Бүген һәр кеше гомуми холестеринны гына түгел, ә яшенә бәйле рәвештә 3 яки 6 елга бер мәртәбә киңәйтелгән липид профилен дә тикшертә ала. Гомер эчендә бер мәртәбә липид профиленең тагын бер компоненты булган липопротеин (а) дәрәҗәсен дә бәяләп була.

«Якын арада диспансеризациягә брахиоцефаль артерияләрне ультратавыш белән тикшерү һәм аортаның корсак бүлеген ультратавыш белән тикшерү кертеләчәк. Бу атеросклерозның доклиник билгеләрен ачыкларга булыша», – дип аңлатты кардиолог.

Табиблар сүзләренчә, сәламәтлеккә рациональ караш – анализларны даими тапшырып тору. Һәр олы кеше үзенең өч күрсәткечен: холестерин, глюкоза микъдарын һәм артериаль басымын белеп торырга тиеш. Сау-сәламәт кешедә гомуми холестерин 5,5 ммоль/л артмаска тиеш. Глюкоза нормасының да иң югары чиге шундый ук (5,5 ммоль/л). Артериаль басым 140/80 күрсәткеченнән артмаска тиеш, дип кисәтә табиблар.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар