news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инфаркт, гастрит һәм вакытыннан алда бала табу: авыру тешләрнең сәламәтлеккә зыяны

news_top
Инфаркт, гастрит һәм вакытыннан алда бала табу: авыру тешләрнең сәламәтлеккә зыяны
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Тешләрнең халәте һәм йөрәк сәламәтлеге арасында нинди бәйләнеш бар? Гадәти кариес сәламәтлектә нинди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин? Йөкле вакытта тешләрне дәвалауның нинди куркынычы була ала? Бу хакта Татарстанның Республика стоматология поликлиникасы стоматолог-хирургы Виталий Аржанцев сөйләде.

Авыз куышлыгында якынча 700 төр микроорганизм яши

Кеше организмында иң стериль булмаган урын кайсы җир дип уйлыйсыз? Куллар, аяклар яки колаклар? Чынлыкта исә бу – авыз эче.

«Авыз куышлыгы – микроорганизмнар яшәеше һәм үсеше өчен идеаль урын. Анда дымлы, җылы һәм яшәр өчен урын күп. Мәсәлән, кариоз куышлыклары, теш-урт буразналары, лайлалы тышча сырлары», – дип сөйли Виталий Аржанцев

Авыз эчендә якынча 700 төр микроорганизм яши. Тешләрдә кунык барлыкка килү шуларның тормыш эшчәнлегенә бәйле.

«Тешләрне чистартып берничә сәгать узуга аларда кунык (налет) утыра башлый. Беренче булып кечкенә элпә барлыкка килә, ул пелликула дип атала. Берничә сәгатьтән йомшак кунык күрергә була. Фәнни телдә бу «биопленка» дип атала», – дип аңлатты табиб.

Бер тәүлектән соң кунык минералларга кереп урнаша. Шулай итеп тештә таш барлыкка килә, вакыт узгач, әгәр аны алмасаң, ул тешнең өстенә генә түгел, ә урт астына да кереп үсә башлый. Куныкта шулай ук кариес барлыкка китерә торган микроорганизмнар яшеренә, казналык сөякләрен зарарлый һәм пародонт – тешләр тирәсендәге тукымаларда авырулар китереп чыгара.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Тешләрдәге проблема йөрәк һәм психика белән проблемалар китереп чыгара

Тешләрнең халәте сәламәтлеккә тулаем йогынты ясарга мөмкин икәнен белә идегезме? Ә авыру тешләр аркасында организмның башка әгъзалары һәм системалар җәфа чигә.

  1. Йөрәк-кан тамырлары системасы

«Әгәр кешедә урт авырулары бар, алар каный икән, моның билгеле бер куркынычы бар. Тешне алдырганда яки гап-гади чистарту вакытында микроорганизмнар кан агымына эләгергә, тамырларның стенкаларын җимерергә мөмкин, бу исә йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгара ала», – дип сөйләде стоматолог.

Шулай ук кариес барлыкка китерә торган бактерияләрнең аксымнар белән аралаш антигеннры була, алар йөрәкнең эчке тышчасында була. Әгәр мондый микроорганизмнар кан агымына эләксә, безнең организм аларга каршы антитәнчекләр эшләп чыгара башлый һәм шушы ук антитәнчекләр йөрәкнең эчке тышчасын зарарларга мөмкин. Шулай итеп аутоиммунн эндокардит барлыкка килә.

«Шуңа күрә хастаханәдә һәр операция алдыннан табиблар стоматологтан авыз куышлыгына санация ясау турында белешмә таләп итә. Уртларны зарарларга мөмкин булган теләсә нинди процедура соңыннан йөрәк белән проблемаларга әверелә ала. Бу йөрәк җитешсезлеге һәм ясалма клапаннары булган кешеләр өчен чиктән тыш мөһим», – диде Виталий Аржанцев.

  1. Ашкайнату системасы

Авыз куышлыгы – ашказаны-эчәклек трактының башлангыч өлеше. Монда ризык чәйнәлә. Әгәр тешләр җимерелгән яки бөтенләй юк икән кеше ризыкны сыйфатлы итеп чәйни алмый. Ашказанына зур ризык кисәкләрен эшкәртү авыррак. Бу гастрит, дуоденит һәм хәтта ашказаны җәрәхәте дә китереп чыгара ала.

  1. Нерв системасы

Сер түгел, безнең чорда елмаю – бик мөһим социаль фактор. Тешләр белән проблемалар булганда матур итеп елмаеп булмый, ә бу читенсенүләр, аралашуда һәм карьерада проблемалар китереп чыгара. Стоматологка вакытында күренеп тормаса, кеше психологка эләгергә мөмкин.

  1. Буй-сын

«Тешләме дөрес булмаган (микрогения яки микрогнатия) кешеләр, ягъни аскы казналык өскесенә караганда кечкенәрәк булганда, кеше интуитив рәвештә башын алга таба суза. Бу буй-сынга бик нык тәэсир итә, башны авырттыра, буыннар шартлый», – диде стоматолог.

Йөклелек планлаштыручы хатын-кызларга авыз куышлыгы сәламәтлегенә аерым игътибар бирергә кирәк

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Әгәр йөклелеккә кадәр тешләр белән шөгыльләнмәсәң, бала көткәндә нәрсә дә булса килеп чыгачак»

Йөклелек планлаштыручы хатын-кызларга авыз куышлыгы сәламәтлегенә аерым игътибар бирергә кирәк.

«Әгәр йөклелеккә кадәр кариесны дәваламасаң, акыл тешләрен алдырмасаң, йөклелек вакытында берәр нәрсә килеп чыгачак – авыртулар һәм шешенүләр була. Стоматологка барырга туры килә, ә бу стресс һәм яралгыга начар йогынты ясый. Процедурадан соң анестезия чыкканда йөкле хатын авыртына, әмма аңа авыртуны баса торган гадәти дарулар эчәргә ярамый», – диде Виталий Аржанцев.

Табиб сүзләренчә, пародонт авырулары аркасында бала вакытыннан алда туарга мөмкин һәм бу фәнни яктан расланган. Авыр нәтиҗәләр булмасын өчен, тешләрне алдан ук дәвалау яхшы. Хәер, кирәк булган очракта, икенче триместрда кайбер катнашлыклар рөхсәт ителә

«Гормональ үзгәрешләр аркасында йөкле хатыннарда еш кына уртлар белән проблемалар була. Гингивитлар, пародонтитлар, уртлар гипертрофиясе була. Булачак әниләр үзләрен жәлли һәм уртларга тими. Бу хәлне катлауландыра. Бу очракта үзеңә кызганырга кирәкми. Куныкны мөмкин кадәр яхшы итеп чистартырга кирәк. Куныкны никадәр яхшырак чистартсаң, ялкынсыну һәм канау да азрак булачак. Һәм әлбәттә, үз-үзеңне дәвалау турында онытыгыз», – диде табиб.

Тешләр белән проблемалар еш кына бала тапканнан соң килеп чыга. Бала карын эчендә үскәндә әнидән туклыклы матдәләр ала һәм әни кешенең тешләре таркала. Йөклелектән соң стоматологка мөрәҗәгать итәргә һәм тешләрне ныгыту өчен кальцийны күп эчәргә кирәк, диде табиб.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Лейкоз яки ВИЧ белән авыручыларның авызында җәрәхәтләр яки эрозияләр була ала

Тешләрнең начар хәлдә булуы организмга начар тәэсир итә, башка авырулар кебек үк тешләрне зарарларга мөмкин.

«Монда башка килгән беренче уй – шикәр диабеты. Ул каты тукымалар торышына да, пародонт торышына да йогынты ясый. Шикәр күбрәк булган саен – микроорганизмнар агрессиврак була. Тешләр күпкә тизрәк зарарлана», – дип аңлатты стоматолог.

Аутоиммун патологияләр, мәсәлән, системалы кызыл волчанка яки яссы тимрәү (плоский лишай) шулай ук авыз куышлыгында лайлалы тышча зарарлану буларак чыгарга мөмкин. Лейкоз яки ВИЧ белән авыручыларның авызында җәрәхәтләр һәм эрозия барлыкка килә.

«Ашказаны-эчкәлек трактының кайбер авырулары да авыз куышлыгында үзләрен белдерә. Мәсәлән, бу җәрәхәтле колит һәм Крогн авыруы. Боларның асыл сәбәпләрен бик озак эзләдек. Бер малай стоматологка еш күренеп торды, әмма проблема тешләрдә булмады. Ахыр чиктә, аңа колоноскопия ясадылар һәм Крон авыруы диагнозы куелды» – дип исенә төшерде табиб.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Сәламәт елмаюның гади серләре

Тешләрегезне дәвалап бетергәч, организмның төрле системаларына йөкләнешләрне киметәчәксез һәм үзегезне ышанычлырак хис итә башлаячаксыз. Виталий Аржанцев авыз эче сәламәтлеген саклау өчен киңәшләр бирде.

  1. Теш щеткасын дөрес сайлагыз.

Стоматолог тешләрнең муентык өлешен яхшырак чистартыр өчен монопучок щетка кулланырга киңәш итә.

  1. Чистарту өчен өстәмә чаралар кулланыгыз.

Теш араларын чистарту өчен ершик куллану артык булмаячак. Ул щетка нәтиҗәсен яхшыртып куя һәм тешләр арасындагы авыр урыннарны чистартырга булыша.

Теш җебе кулланырга була, тик бик сак булырга кирәк. Стоматолог белән киңәшегез яки интернеттан инструкциясе укыгыз, чөнки теш җебен белеп кулланмасаң, уртларны җәрәхәтли.

Чайката торган сыеклыклар авыз эчендәге исне сафландыра, ә аларның кайберләре ялкынсынуга каршы да тәэсир итә.

  1. Тешләрне көненә ике тапкыр чистартырга кирәк.

«Тешләрне йокларга ятар алдыннан яки иртән, иң яхшысы ашаганнан соң чистартырга кирәк. Кайбер кешеләргә чистартылмаган теш белән ашау ошамый. Ашаганчы чистартып, авыз эчен сафландырып алырга, ашаганнан соң тагын чистартырга була», – диде табиб.

Әгәр тешләрегезне көненә бер мәртәбә генә чистартасыз икән, аларга кунык күбрәк утыра, микроорганизмнар тешләрнең каты тукымалары өслегендә озаграк тора, димәк, аларны зарарлый. Тешләрне сирәк чистарту инфаркт куркынычын да арттыра. Йөрәк белән проблемалары булган кешеләр аеруча куркыныч астында.

  1. Тешләрне дөрес чистарта белергә кирәк.

«Үзегез йөри торган стоматологтан тешләрне дөрес чистарту техникасын күрсәтүне сорагыз. Үзеңне контрольдә тоту өчен буйый торган таблеткалар алырга була. Тешләрне чистартканнан соң, шул таблетканы чәйнәгез, һәм тешләрегезнең кайсы җирләре чистартылып бетмәгәне күренәчәк. Буягыч кунык структурасына үтеп керә һәм шул урынны буйый. Ул эмаль чиста булган урынга эләкми», – дип аңлатты стоматолог.

Щетка белән басу да мөһим. Әгәр тешкә кирәгеннән артык бассаң, аңа бернәрсә дә булмый, тик бу уртны җәрәхәтләргә мөмкин, диде табиб.

«Эмальне дә бозып була, тик моның өчен нык тырышырга кирәк. Монда щетканың катылыгы һәм теш пастасының абразивлыгы роль уйный. Шулай ук теш порошоклары кулланмаска киңәш итәм, чөнки алар эмальне юа. Әгәр нинди дә булса әче ризык ашасагыз яки эчемлек эчсәгез, тешләрне шундук чистартырга ярамый, чөнки бу эмальнең кислотага тотрыклылыгын киметә. Бераз көтеп торырга кирәк», – дип киңәш итте стоматолог-хирург.

  1. Стоматологка еш күренеп торыгыз.

Стоматологка елына кимендә ике тапкыр барырга кирәк, әмма тешләрегезнең халәтенә карап, стоматолог моны ешрак эшләргә киңәш итәргә мөмкин. Белгечләр елга бер тапкыр профессиональ чистарту ясарга киңәш итә.

«Хәтта тештәге иң кечкенә генә ноктаны да табибка күрсәтергә кирәк. Кайбер кариеслар тешләрне караганда күренмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, тешләр арасындагы кариес күренми. Шулай ук урт һәм иске пломбалар астындагы теш ташларын да күреп булмый. Пломбаларның ябышып торуы тора-бара бозыла. Пломба һәм теш чигендә икенчел кариес барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә пломбаларны алмаштырырга кирәк, алар мәңгелек түгел», – дип йомгаклады Виталий Аржанцев.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар