Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җиңел пар белән» – Ришат Фазлыйәхмәтовтан мунчадан чираттагы видео

news_top_970_100
«Җиңел пар белән» – Ришат Фазлыйәхмәтовтан мунчадан чираттагы видео
"Татар-информ" архивы

Ришат Фазлыйәхмәтов мунчада видеога һәм фотога төшәргә бигрәк ярата. Язылучыларына «шәрә» төшкән видеоларын күрсәткәләп тора.

«Дуслар, кемгәдер иртәдер, кемгәдер кичтер. Кемгәдер төндер, кемгәдер көндер. Менә шулай каен себеркесе пешереп, аның суын һәм сарымсак суын мунча ташына сибеп, чабынып, карга сикереп мунча керү ни тора. Эх!

Карга сикерергә курыктым, әле 3 көн авырып алдык. Менә мунча кереп иммунитетны күтәрергә булдык. Сак булыгыз, температурагыз булса, мунчага кермәгез, мине кабатламагыз. Мунча керик, чабыныйк, сәламәт яшик!» – дип киңәшен дә бирә, шул ук вакытта тәнен кар белән дә ышкып ала мунча ләүкәсендә утырган җырчы.

Җырчы мунчада утырганда да концертларына чакырырга онытмый.

Видеоны караучылар «җиңел пар» дип комментарий калдырырга онытмаган.

Ришат Фазлыәхмәтовның мунчада шыр ялангач килеш фотога төшкәнен язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100