news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиңел машина каршы як полосага чыккан, һәм биш кеше һәлак булган

news_top
Җиңел машина каршы як полосага чыккан, һәм биш кеше һәлак булган
Фото: Россия Тикшерү комитетының Владимир өлкәсе Тикшерү идарәсе

Владимир өлкәсендә җиңел машина каршы як полосага чыккан, авариядә 5 кеше һәлак булган.

Гусь-Хрустальный районында 5 кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше ачылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Владимир өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе рәсми сайтында хәбәр ителә.

Якынча билгеле булганча, 3 октябрьдә 14:10 сәгать тирәсендә Гусь-Хрустальный районының Уляхино авылы янындагы Р-132 «Золотое кольцо» автомобиль юлының 393 нче чакрымында «Киа Рио» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «УАЗ-39629» автомобиле белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә «Киа Рио» белән идарә иткән 2002 елгы ир-ат һәм аның 2000 һәм 1979 елгы ике туганы үлгән. Шулай ук машинада 2008 елда туган пассажир имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

«УАЗ» автомобиленең 1976 елгы йөртүчесе һәм аның 2008 елда туган улы һәлак булган. Алар Суздаль районында яшәгән. Машинадагы тагын бер пассажир хастаханәдә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар