Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җиңел машина изелеп беткән». Танылган музыкант 21 яшендә авариядә һәлак булган

news_top_970_100
«Җиңел машина изелеп беткән». Танылган музыкант 21 яшендә авариядә һәлак булган
Фото: Коми Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе, https://vk.com/ugibdd_11

Комида коточкыч авариядә 21 яшьлек музыкант, логопед Артем В. һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Ул «җиделе Жигули» машинасында микроавтобуска бәрелә. Җиңел машина изелеп беткән диярлек.

Республика Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, Сыктывкар – Троицко-Печорск юлының 44нче километрында Артемның машинасы шуып китә башлый. Ул колеяга эләккән булуы ихтимал. Шуннан соң ул каршы якка чыгып китә һәм «Mercedes» машинасына бәрелә.

Микроавтобуста 47 яшьлек пассажир хатын имгәнә.

Шаһитлар сүзләренчә, бу көнне юл начар, тайгак була, кар ява, күз күреме начар була.

«Без бу аварияне күрдек. Эш тизлектә, яки узарга чыгуда түгел, юл начар иде. Без ирем белән яхшы машинада бардык, иремнең йөртү тәҗрибәсе дә зур, тик ул да бер яктан икенче якка боргаланды. Егет бик кызганыч», – ди авария шаһиты Виктория.

Якыннары да Артем кагыйдәләрне беркайчан бозмавын искәртә. «Ул машинаны бик сак йөртте, зур тизлектә йөрмәде, кагыйдәләрне үтәде. Шулай килеп чыкты инде», – ди танышлары.

Гаиләсе бу фаҗигане авыр кичерә. Артемны миһербанлы, максатчан, музыка һәм балалар ярата иде, дип искә алалар. Артем тьютор булып эшли, сөйләме белән проблемалары булган балаларга ярдәм итә.

Ул рок-төркем төзегән, музыка язган. Алар төрле фестивальләрдә чыгыш ясап, йөзләрчә тамашачы җыйган. Хәзер төркемдәге егетләр киләчәктә ни буласын белмиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100