news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиңел машина белән ат бәрелешкән, бер кеше һәлак булган

news_top
Җиңел машина белән ат бәрелешкән, бер кеше һәлак булган
Фото: Приморье полициясе телеграм-каналы

«Уссурийск – Пограничный» автоюлының 33 нче километрында җиңел автомобиль атка бәрелгән. Авариядә машинадагы пассажир һәлак булган. Бу хакта Приморье буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте, дип яза «ВЕСТИ.ру».

Ачыкланганча, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган 36 яшьлек ир-ат, Уссурийск ягыннан Липовцы бистәсенә таба барганда, атка бәрелгән. Авариядә машина кузовына җитди зыян килгән.

Сул яктагы арткы пассажир утыргычында булган 36 яшьлек ир-ат, медиклар килгәнче, урында ук үлгән, уң яктагы арткы утыргычта булган 25 яшьлек ир-ат һәм машина йөртүчесе хастаханәгә озатылган.

Автомобильне хуҗасыннан алганнар. Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, хайванның хуҗасына да җавап бирергә туры килергә мөмкин. Аның атны караусыз калдыру-калдырмавы тикшереләчәк. Авариядә ат гаепле булса, аның хуҗасына автомобильгә килгән зыянны капларга туры киләчәк. Шулай ук ул, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

Хәзерге вакытта тикшерү эше дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар