Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җиңел машина автоцистерна астына керде» – Коточкыч авариядә өч кеше үлгән

news_top_970_100
«Җиңел машина автоцистерна астына керде» – Коточкыч авариядә өч кеше үлгән
21.мвд.рф

Чувашиядә бензовоз белән авариядә 2 өлкән кеше һәм 1 бала һәлак булган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 12 июньдә көндезге берләр тирәсендә Канаш районының Караклы авылы янында була. 

Якынча белешмә буенча, «Веста» машинасы алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга. «Веста» белән 63 яшьлек ир-ат идарә итә. Узарга чыккач, ул каршыга килә торган «Киа Рио»га бәрелеп китә. Аннары «Веста» машинасы автоцистерна тәгәрмәчләре астына эләгә.

«Веста» йөртүчесе, аның 63 яшьлек пассажиры, 12 яшьлек кыз бала урында ук үлә. 56 яшьлек хатын-кыз һәм 6 яшьлек малайны хастаханәгә китергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100