
Башкортстанның Караидел районының Караяр авылында «Hyundai Santa Fe» автомобиле 70 метр биеклектәге текә ярдан Йөрүзән елгасына төшеп киткән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан Республикасы комитетына сылтама белән «Башинформ» яза.
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига вакытында машинада ир-ат һәм хатын-кыз булган. Пассажир ачык тәрәзә аркылы чыга алган. Рульдәге 1983 елгы хатын-кызның мәетен шаһитлар судан чыгарган.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Урында «ашыгыч ярдәм», полиция һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшли.