news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тележурналист һәм язучы Индус Сирматов вафат

news_top
Тележурналист һәм язучы Индус Сирматов вафат
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе ветераны, тележурналист һәм язучы Индус Сирматов 88 яшендә вафат булды. Бу хакта «Вести» хәбәр итә.

Индус Сирматов 1937 елның 11 мартында туган, Алабуга педагогика институтын тәмамлаган. 1963 елдан башлап аның хезмәт юлы «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе белән тыгыз бәйләнгән. Ул биредә өлкән мөхәррирдән нәфис программаларның баш мөхәрриренә кадәр хезмәт юлы узган.

Төрле елларда Сирматов «Фикер» иҗат-җитештерү бүлеген җитәкләгән, мөхәррир һәм алып баручы булып эшләгән. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр телерадиокомпания хезмәткәре булып калган.

Мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен 1991 елда Х. Ямашев исемендәге премиягә лаек булган, 1986 елда ТАССРның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар