Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Индус Сирматов: Тамашачыны кыяфәт белән түгел, калебең белән якынайта белергә кирәк!

Татарстан китап нәшриятында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Х. Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, озак еллар татар телевидениесендә мөхәррир, популяр тапшырулар алып барган Индус Сирматовның “Туксан тугыз шаяру” дип аталган робагыйлар китабы басылып чыкты. Индус Сирматов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында "салкын сугыш" еллары вакытындагы телевидение, татар телеспектакльләрен төшерү тарихы, телевидение архивы һәм китабы турында сөйләде.

news_top_970_100
Индус Сирматов: Тамашачыны кыяфәт белән түгел, калебең белән якынайта белергә кирәк!

Бу китапта И.Сирматовның төрле елларда язган дүртъюллыклары тупланган. Ярты гасыр гомерен телевидениегә багышлаган Индус абыйга быел сиксән яшь тулды.

Заманында популярлык казанган“Җомга көн кич белән” тапшыруы, Н. Исәнбәтнең “Мырау батыр”, Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган”, Ибраһим Газиның “Онытылмас еллар” әсәрләре буенча эшләнгән телевизион  фильмнарының ничек төшерелгән, үткән гасырда татар телевидениесендә ничек эшләгәннәр? Индус абый белән шулар хакында сөйләштек.

"Телевидениегә очраклы рәвештә килдем"

- Индус абый, телевидение - бик катлаулы, бик авыр өлкә. Сез анда 1963 елдан бирле эшләгәнсез...

- Әйе, телевидениенең яңарак кына ачылып килгән чагы иде. Ул вакытта әле без телевидениенең нәрсә икәнен дә белеп җиткерми идек. Газета аңлашыла: анда язалар, кешеләр укый. Ә радионы кеше тыңлый. Телевидениедә исә, экраннан кара-каршы сөйләшеп утырган кебек итеп эшләргә кирәк. Бу нәрсә журналистлардан икеләтә җаваплылык сорый иде. Хәер, хәзер дә шулай инде ул.

Телевидениегә ничегрәк килеп кердегез соң?

- Телевидениегә очраклы рәвештә килдем, диимме. Ул заманнарда районнарны берләштерү бара иде. Ә мин Апас райкомының комсомол секретаре булып эшлим. Райкомны бетерделәр, аны Тәтеш белән Буа районына күчерделәр. Шул вакытта мине ВЛКСМ комитетыннан Татарстан телевидениесенең яшьләр редакциясенә күчерделәр. 1963 елның маеннан телевидениедә эшли башладым. Озак еллар яшьләр өчен тапшырулар редакциясендә, анннары әдәби–драматик тапшырулар, лаеклы ялга китәр алдыннан нәфис тапшыруларның баш мөхәррире булып хезмәт куйдым.

Экранга чыккан беренче көннәрне, беренче мизгелләрне хәтерлисезме?

- Хәтерлим. Экранга чыгуы Апас районында эшләгән вакытта ук булды аның. Телевидениенең хәбәрләр бүлегендә эшләүче бер иптәш: “Әйдә, безгә татарча сөйли белә торган кеше кирәк!” - дип әйтте дә, тырышып-тырышып материал әзерли башладык. Ул елларда авыл хуҗалыгын күтәрү буенча эш алып барыла иде. Яшьләрне авылда калдыру сәясәте көчле иде. Шул хакта сөйләвемне сорадылар. Утырып, өч битле текст яздык. Ә редакторыбыз, бер дә кызганмыйча, аның ике битен сызып ташлады... Иртәдән шул текстны ятлап йөрдем дә, кич камерага сөйләдем. Мактадылар. Ә икенче юлы кабат шулай булды, тик анда инде мин ятлаганымны сөйли алмадым, кәгазьдән укырга туры килде.       

Телевидениенең бик катлаулы, гаять авыр өлкә икәненен анда эшли башлагач кына аңладым. Ул хәзергедән бик нык аерыла иде. Анда бу эш синеке, йә минеке дип бүлеп тору юк. Режиссер да, тавыш режиссеры да, постоновщиклар да, операторлар да , ут куючылар да - барысы бергә, уртак максатка хезмәт итте. Тапшырулар ул вакытта турыдан-туры эфирга бара. Әгәр дә син кемне дә булса чакыргансың икән, ул берничә көн алдан сөйләргә тиешле фикерләре белән таныштырып китә. Ул вакытта Мәскәү каналына вакытлыча гына кереп ала идек. Тапшырулар кичке җидедә яки төнге 11 ләрдә дә була иде. Кунагың эфирда сөйләп чыкканчыга кадәр, шунда көтеп утыра торган идек. Бер яктан авырлыгы булса, икенче яктан җаваплылыгы да зур.  Әзерләгән материалларыбызны цензура нык тикшерә иде. Әгәр дә аз гына бер сүзне ялгыш җибәрсәң, аның өчен җавап бирергә туры килә.

"Цензура кирәк булгандыр"

- Мисал?

- Бер мисалны гына искә төшереп китә алам. КОМЗ дигән завод бар (Казанский оптико-механический завод - ИТ). Аны ул чакта телгә алырга ярамый иде, чөнки хәрби завод.  Анда эшләнгән оптика җиһазлары  космоста да булды. Хәтта аларны Япониядән дә килеп ала торганнар иде. Шушы заводның яшьләре турында бер полковник чыгыш ясады. Заводның тулы исемен әйтмичә, механик завод” дип кенә сөйләргә тиеш иде. Тик полковник “оптик механика заводы” дип әйтеп салды бит! Икенче көнне безне “мунча керттеләр”. Цензурага да, безгә дә каты эләкте. 

Бер яктан караганда, цензура кирәк тә булгандыр, чөнки салкын сугыш заманы, артык сүз ычкындырырга ярамый. Казан заводы янында тотылган шпионнар турында да ишеткәләгән булды. Ул чорны хәзерге белән чагыштырырга да мөмкин түгел. Чагыштырсаң да, яшьләр аны аңламас.   

"Әдәбият-сәнгать дөньясында кайнап яшәдек"

Без телевизор карый башлаганда Сез инде әдәби тапшырулар алып бара идегез...

- Озак еллар яшьләр редакциясендә эшләгәннән соң, әдәби-драматик тапшыруларга күчтем. Әдәбият белән “җенләнүем” мәктәптә үк башланган иде инде минем. Шигырь язмаган бала юк та инде ул. Лев Толстой унөч яшькә дә шигырь язмаган баланы табипка күрсәтергә кирәк дип әйткән бит. Шигырьләр, драматик хикәяләр дә язган бар иде. Яшьләр редакциясендә эшләгән вакытта без әдәбият-сәнгать дөньясында кайнап яшәдек. Бүген халык язучылары дәрәҗәсенә ирешкән шәхесләребез, барысы да минем редакция аркылы үттеләр. Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникиев һ.б. – барысы да “Яшьләр иҗаты” дигән тапшыруда чыгыш ясый иделәр. Әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә күчү авыр булмады. Мин әзер булып килгән идем.

Индус абый, Сезне татар әдәбиятында телевизион драматургия жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе дип әйтәләр. Шактый сценарийлар да язгансыз...

- Нигез салучы бер мин генә түгел, әлбәттә. Туфан Миңнуллин, Әнәс Хәсәновлар белән берлектә эшләдек.Телевизион драматургия кино йә театрныкыннан шактый аерыла. Аны сизә белергә кирәк. Театр өчен язган пьесаны да телевизордан күрсәтергә мөмкин. Кино өчен язганны инде күрсәтеп булмый. Киноның драматургия таләпләре башка. Телевидениенең баш режиссеры Гали Хөсәенов иде. Бервакыт бүлмәсенә чакырды да: “Россиянең халык артисты Галимә апаң Ибраһимовага бер спектакль ясарга кирәк,” - ди. Мин аптырап киттем. - -Ничек инде аны мин ясарга тиеш? Нигә театрга ясатмыйлар?"

"Татар хатыны образын күрсәтергә кирәк. Татар хатын-кызларының җыелма образын бирергә кирәк", - диде режиссерыбыз.

Галимә апа белән бергә уйлый башладык. Г. Бәшировның “Намус”тагы Нәфисәсе, Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?”сеннән Гөлбануны искә төшердек. Үзебезнең әдәбиятка нигезләнеп эшләнә икән, әдәбияттагы образларны берләштерергә хәл кылдык. Шулай итеп, Гөлбанулардан башлап, бүгенге көнгә кадәр килдек һәм бөтендөнья тынычлыкны сөючеләр конгрессында катнашкан татар кызы образына кадәр биреп бардык. Ә бит боларны турыдан-туры эфирга чыгарырга кирәк. Берсе артыннан берсен образга кертеп барырга. Галимә апа бер-ике минут Гөлбану образында, аннан икенче эпизодта чыгып, башка образны күрсәтә. Киенгән арада кино да күрсәтеп алабыз. Бу - телевизион драматургиянең тышкы күренеше. Ләкин аның эчке күренеше дә бар. Анысында телевизор караучыга кешенең эчке халәтен илтеп җиткерү сорала. Моңа синең әсәреңдә мөмкинлек бирелгән булырга тиеш.

Галимә апа бик талантлы һәм бик чибәр хатын булган. Шул ук вакытта режиссерлар белән дә аяк терәп сөйләшкән. Сезгә аның белән эшләве ничегрәк булды?

- Нәкъ шулай… Бик үзенчәлекле ханым. Шулай бергә сөйләшәбез: ”И, Индус, болай булмый бу!” Яки: “О, шәп булды бу!..” - дия торган иде. Ире Гай Таһиров белән дә аралаша идек. “Гай абый, болай эшликме, тегеләй итеп карыйкмы әллә?”- дисәң дә: “Белмим, аның белән сөйләш,” - дип, Галимә апага күрсәтер иде. Ягъни,Гай абый да хатынының таләпчән кеше икәнен күреп тора. Галимә апа таләпчән һәм ягымлы кеше иде. Артист буларак, мин аңа бәя бирә алмыйм, аңа бәя бирелгән. Ул чын мәгънәдә сәхнә өчен яратылган ханым иде. Спектаклебезнең исеме “Татар хатыны” дип аталды. Галимә апа чынлап торып татар хатынының җыелма образын телевидение аша башкарып чыкты.

"Тамашачыны кыяфәт белән түгел, калебең белән якынайта белергә кирәк!"  

Илле ел гомерегезне телевидениегә багышлагансыз. Мөгаен, телевидениенең бәхете булгансыздыр. Хәзер бит күбрәк тышкы кыяфәт матур булса, телевидениегә шул җиткән, дип  уйлаучылар да бар....Күпме тарихи шәхесләребез белән эшләгәнсез. Җитмәсә, каләм иясе дә. Истәлекләр китабы язарга алынмыйсызмы? Әллә инде язып ук ятасызмы?

- Әйе, анысы язылып ята, дөрес. Әдәби-драматик тапшыруларда эшли башлагач, “Җомга көн кич белән” дигән тапшырулар циклы ачып җибәрдем. Үзем автор, үзем алып баручы. Тапшыру шулкадәр популяр булып китте, хатлар бүлегендә эшләүче бервакыт: “Бу кварталда телевидениегә 12 мең хат килде, шуларның 6 меңе “Җомга көн кич белән” тапшыруына юлланган,” - ди. Гаҗәп хәл.Бу хатларда миңа йә киңәшләр бирәләр, йә кабатлап күрсәтүне сорыйлар. Бер хат килде, ялгышмасам, Баулы ягыннан: “Дөньяда мин ямьсез, ул Сирматов дигәнегез миннән дә ямьсезрәк. Аны каян таба алдыгыз?” - дигән. Мин кыяфәт ягыннан балалар куркытырлык булмасам да, бик үк ягымлы төсем юк. Телевидениедә тамашачыны кыяфәт белән түгел, калебең белән якынайта белергә кирәк!   

"Язгы аҗаган" телефильмына җырны Индус Сирматов үзе язган

Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган”, Ибраһим Газиның “Онытылмас еллар”, Н. Исәнбәт буенча “Мырау батыр” телевизион әсәрләренә сезнең олы хезмәт салынган. Ничегрәк тормышка ашырылды бу проектлар?

-  Болар татар классикларына нигезләнеп эшләнделәр. “Онытылмас еллар” алты серияле, ә менә “Язгы аҗаган” буенча М. Хәсәнов башта үзе мөрәҗәгать итте. Ул шулкадәр буталчык язылган, җиде бүлектән тора. Бүгенге көн турында сүз бара да, кинәт кенә 50 елга артка яки алга күчеп куя. Телевизион яктан башкару шулкадәр уңайсыз. Шулай да 7 бүлектән (җиде серия итеп) эшләдек. Мәхмүт абый хатыны Мәрьям апа белән Яшел Үзәннән таякка таянып килә торган иде. Сценарийны язып төгәлләгәннән соң, күзеннән яшьләр чыгарып, ризалыгын белдерде. Режиссер белән эшли башлыйбыз дигәч, Мәхмүт абый ял итәргә көньякка китеп барды. Фильмны төшерә дә башладык, тик Мәхмүт абый ял итәргә киткән җиреннән кайта алмады. Анда вафат булды. Фоат Галимуллин аны шуннан алып кайтты...

Мәхмүт абый бу телевизион спектакльне, төшереп төгәлләгәч, Г. Тукай премиясенә тәкъдим итәм әле, дигән иде. Әсәр барып чыкты. “Язмышлар” дигән җыр текстын үзем яздым, аңа Рәшит Абдуллин көй иҗат итте. Кадрда күренмичә, җыр яңгырый. Бәхетле җыр булып чыкты. Аны бик яраттылар. Заманында Балтач районы җитәкчесе, хәзер авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та җырлады.

“Мырау батыр” исә, Нәкый Исәнбәтнең ике битлек шигыренә нигезләнеп эшләнгән. Ике битлек шигырьдән 12 серияле фильм төшердек. Балаларга адреслангач, тәрбия чарасы булырга тиеш, дигән фикергә килеп эшләдек. Хәзер телевизордан сугыш күрсәтәләр бит. Татар теле укытучылары: “Безнең балаларыбыз “Мырау батыр”дагы геройлар булып уйныйлар,” - дип әйтә иде.

Тапшырулар эшләгән вакытта шактый күп каршылыкларга дучар була торган идек. Материалны теге бу сәбәп табып, кабул итми торалар. Сәнгать советы кушканнарны төзәтеп биргәннән соң, китә. Режиссерлар белән килешеп эшләргә, техника җитми, материал җитми. Болар барысы да булды. Телевидение өчен язылган шактый әйберләрем өстәл тартмасында ята.

"Бик күп язмаларыбыз харап булды"

- Бүгенге телевидениедә сезне борчыган күренешләр бармы?

- Телевидениедә соңгы елларда эшләгәндә, музей оештырдык. Дөрес, хәзер аны ни өчендертаркатып бетерделәр. Җитәкчеләрнең берсе китап яз, дигән тәкъдим ясаган иде. Монография кебегрәк яз дигәч, уйлана калдым. Монография - теге заман жанры. Китап укучылар, телевидениене яратучылар өчен монография кызыклы булмас иде. Хәзер инде алда 80 ел гомер юк бит. Өлгереп буламы-юкмы?..

- Кайбер зыялыларны телевидение архивы борчый. Алар нихәлдә икән?

- Безнең телевидениедә фондка яздыртып калдыру 1973 елда башланды. Мин эшли башлаганнан соң ун ел узгач. Беренче язма “Баһадирлар” - Г. Камал театрында куелган спектакль, аклы-каралы сурәттә. Шәүкәт Биктимеров Ленинны уйный. Без шушы спектакльне беренче итеп яздырдык. Шуннан башлап, безгә ел саен 2 сәгать яздырырга мөмкинлек бирә иделәр. Ләкин бу бик аз. Хәтта бер спектакльне дә тулы килеш яза алмыйсың. Кайбер спектакльләр икешәр кварталга, йә яртышар елга сузылып килә иде... Баш редактор булып эшләгән елларда безнең илдә болганчык чорлар, үзгәртеп корулар башланды. Кризиска баттык, акча җитми. Елга нибары сигез сәгать спектакль язу мөмкинлеге бирелә. Г. Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров белән дустанә мөнәсәбәттә яшәдек. Аларның реклама бирергә акчалары юк, безнең спектакль сатып алырга акчабыз юк. Тотабыз да үзара сөйләшәбез: ул “Җомга көн кич белән” тапшыруларына театр рекламасын бирә, (реклама түгел, сыйфатында кертәбез), ә аларның спектакльләрен акча түләмичә генә язып ала торган идек. Шулай бервакыт 8 сәгать урынына, 32 сәгать спектакль язып калдырганбыз. Болар бит барысы да фонд өчен. Ул вакытта техниклар да тасманы мулдан бирми торган иде. Анысының да хәйләсен таба идек.Тапшыру, гадәттә, ике атнадан сөртелә. “Бу спектакльне кабатларга тиешбез!”- дип, саклап калдыра торган идек. "Торсын" дип калдыралар да, аннары аны сөртергә оныталар. Ә без архивка алып куябыз. Шундый шартларда да архивны булдырырга, сакларга омтылдык. 

Ул чордан Азат Аббасов, Венера Шәрипова, хәтта Зифа Басыйрованың да өч концерт номеры әле дә саклана. Ул элекеге язмаларның форматы башка. Ни кызганыч, бераз гына гайбәт булыр инде, безнең телевидениене икегә аерганнан соң, убез аларны хәзерге заман форматына күчерә башлаган идек. Шуларның шактый өлешен ремонт вакытында подвалга төшереп куйганнар. Магнит тасмасы дымлы урында бозыла. Анда бик күп язмаларыбыз харап булды. Шөкер, хәзер ике телевидение дә 40 ел буена эшләнгән башка язмалардан оста файдалана.

- Индус абый телевидениедән китүе авыр булмадымы?

- Авырлыгы булды инде аның берникадәр. Телевидениедән генә түгел, башка җирдән дә адәм баласының китәсе килми. Ләкин мин кинәт кенә китмәдем. Фондтагы тапшыруларның картотекасын эшләргә дип, кире чакырып алдылар.

"Туксан тугыз шаяру"

- Быел сезнең “ Туксан тугыз шаяру” исемле китабыгыз басылып чыкты. Шактый гына шаян шигырьләрегез урын алган. Араларында кызларга багышланганнары да күп икән?..

- Исеме үк, “Туксан тугыз шаяру”. Аны инде робагый дип атау да бик үк дөрес түгелдер, күбрәк шаяру катыш яздым. Бу китапта гомер буе тупланып килгән куплетлар бирелә.  Моннан 30 ел элек язганнары да бар. Үзгәртеп кору заманы башланганнан соң, 3 дистә ел вакыт үтте. Әле хәзер дә шул чорны чагылдырган әсәр татар әдәбиятында күренми. Хәер, ул рус әдәбиятында да юк. Шушы заманның геройлары булган образлы әсәрләр юк. Шәүкәт Галиев заманында балалар өчен нинди шаян шигырьләр яза иде! Гамил Афзал сатирасы сагындыра. Юмор әйберләре үзгәртеп кору  килеп чыккан заманда, һичшиксез, булырга тиеш. Кеше бер куплет укып булса да елмаерга, күңелен күтәрергә тиеш. Менә шул фикергә килгәч, үземнең китабымны чыгарырга, дигән карарга килдем.

Багышлау

Бу юлларны укып кара - робагыймы?

Робагыйлар язарга, мин – бер сантыймы?!

Язганымны укып-укып аңламасаң,

Гаепләмә пеләш башлы бу сабыйны.

 

Шулай дип башлап җибәрдем, төгәлләгән вакытта исә,

Сезнең өчен яздым мәгәр бу китапны.

Китап сүзе булыр һәрчак бик хикмәтле.

Берәү укыр вә елмаер, берәү әйтер:

“Ниләр язган, кара инде бу тинтәкне!”

Сорау

Һич белгән юк – онытылып сөюме бу,

Әле һаман газапланып көюме бу?

Көзге биреп, Индус абый, пеләшеңә

Тик бер генә кара әле, диюме бу?


Яшьтигә хат

Исеңдәме парктагы теге кызый?

Каш сикерткән идем юри-марый.

Инде хәзер, кызыйларга каш сикертеп,

 Парк буйлап оныкларым чабып йөри.

 

Ул көнне мин, сиңа карап, сөям, дидем.

Ник әйтмәскә, син чынлап та чибәр идең!

Бүген карыйм – син тагын да чибәррәк,

Дәү әнисе, бер пәп итим, кил тизрәк!


"Телевидение үз вазифасын башкармый"

Индус абый, сез телевидениедә эшләгәндә, мөгаен, өегезгә кайтып күренгән кеше түгелдер? Сез бит әле язучылар берлеге әгъзасы, китапларыгыз да бар. Әсәрләрегезне язарга да вакыт тапкансыз?

- Мин Алабугада укыган вакытта Дания белән танышкан идем. Биш ел йөргәч, өйләнештек. Ул 45 ел татар теле укытучысы булып эшләде. Балаларым Ләйсән – хатын-кызлар табибы, Алмаз – кардиолог. Ике оныгым бар. Әсәрләремне язарга вакыт таба идем инде. Язучылар күбесе китапны тамак туйдыру, яшәр өчен яза. Бер елны әдәбияткә 12 яшь кеше килде.  Язучылар бер әсәрләре өчен 2шәр мең акча алалар иде . Бер меңлек гонорар ике елга җитә дигән сүз, чөнки ул вакытта хезмәт хакы 80нән 120 сумга кадәр иде. Мин китапларны тамак туйдыру өчен язмадым . Минем тамагымны телевидение туйдырды. Китаплар үземнең күңелемне тулыландыру өчен язылды. Газет, журналлар өчен язган бер әйберем дә чыкмыйча калмады, шөкер.

- Хәзер телевизор карыйсызмы?

- Хәзер инде телевидение үз вазифасын башкармый. Тәрбия юнәлеше бөтенләй юк бит. Бер каналда мылтыкны төзиләр, икенче каналга күчерсәң, анда инде атып ук җибәрәләр. Яшьләргә тәрбия бирү бик нык аксый. Хәзер каналларда  “6+, 18+”  дигән тамгалар куя башладылар. Ул яшькә җитмәгәннәр аны бит, барыбер, өлкәннәр өйдә булмаганда, нәрсә күрсәтәләр икән, дип кызыксынып карый. Безнең кебек картлар китә бара, алар үз заманында “коммунистик тәрбия” алганнар. Алмашка яшьләр килә килүен, әмма алар күп нәрсәгә төкереп карый шул... 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100