Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һиндстанда юлбарыслар кешеләргә һөҗүм итә - һәлак булучылар бар

Һиндстанда крестьяннар юлбарысны үтергән. Мондый адымга баруның сәбәбе - җанвар кешегә ташланган булган. Зыян күрүче җәрәхәтләрдән җан биргән, диелә ТАСС хәбәрендә. 

news_top_970_100
Һиндстанда юлбарыслар кешеләргә һөҗүм итә - һәлак булучылар бар
Бәхетсезлек очрагы "Дудхва" илкүләм паркыннан ерак түгел булган. Биредә 100 гә якын җанвар бар. Юлбарысны биредәге кешеләр ташлар һәм таяклар белән кыйнап үтергән. Ерткычларның моңа кадәр дә кешеләргә ташланганы мәгълүм.

"Юлны кыскартып кына джунгли аша өйгә кайтам дигән 50 яшьлек ирне юлбарыс ботарлап ташлаган. Шуннан соң җирле халык җанварны кыйнап үтергән",- дигән парк директоры Махавира Коджиланги. Аның сүзләренчә, юлбарысның 10 ел эчендә бер тапкыр да кешеләргә ташлану очрагы булмаган.

Сүз уңаеннан, җирле халык моңа кадәр Авни кушаматлы юлбарысны үтергән булган. Аның 13 кеше башына җитүе мәгълүм. Авнины өч айга якын 150 ләп кеше эзләгән. Әмма ул кешеләрдән гел качып китә торган була. Шуңа да карамастан, профессиональ аучы аны үтергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100