Һиндстанда ком буранында йөздән артык кеше һәлак булган (коточкыч кадрлар)
Илнең төньягында, Тадж-Махал тирәсендә җил тизлеге сәгатенә 130 километрга җиткән. Биредә кимендә 36 кеше һәлак булган.
Давыллы яңгырлардан соң, Һиндстанның көнбатышында йортлар җимерелгән, агачалар ауган. Берничә кешене яшен сугып үтергән. Бу турыда "RT на русском" хәбәр итте.
#Bikaner : धूल के गुबार की वजह से पलटी कार, बच्चे की मौत pic.twitter.com/3UWurV0ak3
— Rajasthan patrika (@rpbreakingnews) 3 мая 2018 г.
Төньяк-көнбатыш регионнарда котырган ком буранында йөздән артык кеше һәлак булу турында соңрак Вести каналы сөйләде.