news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Индонезиядә Бали янында җир тетрәгәндә Россия туристлары да булган

Индонезиядә 6,9 баллы җир тетрәү булды. Бали янындагы Ломбок утравында 82 кеше үлде.

news_top
Индонезиядә Бали янында җир тетрәгәндә Россия туристлары да булган
Биредә җир тетәргән вакытта Россиядән килгән турист кыз пляждагы кафеда булган. "Өстәлләр селкенде, плафоннар һәм фонарьлар калтыранды", дип сөйләгән ул. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

  
"Кешеләр бик курыкты. Кемдер әйберләре артыннан кайтып китте. Кешеләр котылыр өчен тырышты. Кайберәүләр никтер биналарга кереп китте", дип сөйләгән бу кыз.

Җир тетрәү турында халыкка хәбәр итмәгәннәр. 
  
Соңрак Индонезиянең Ломбок утравында булган җир тетрәү корбаннарының саны 91 кешегә җиткәне билгеле булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итте. 200дән артык кеше җитди тән җәрәхәтләре алган.

Агентлык билгеләп үткәнчә, һәлак булучылар саны тагын да артырга мөмкин, чөнки коткаручылар әлегә үтеп керү кыен булган урыннарга барып җитә алмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар