Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Индонезия Украинада «Корея варианты» буенча тынычлык урнаштырырга тәкъдим итә

news_top_970_100
Индонезия Украинада «Корея варианты» буенча тынычлык урнаштырырга тәкъдим итә
Индонезиянең Оборона министры Прабово Субианто

Индонезиянең Оборона министры Прабово Субианто Украинада «Корея варианты» буенча тынычлык урнаштырырга тәкъдим итә. 

Сингапурдагы еллык «Шангри-Ла-Диалога» форумында генерал Көньяк һәм Төньяк Кореялар арасындагы кебек демилитаризацияләнгән зона урнаштыру юлы белән тынычлык булдырырга тәкъдим итте, дип яза РИА Новости. Ул форумда катнашучыларга шушы тәкъдимне Мәскәү һәм Киевка җиткерергә кирәк, дип чыгыш ясады.

«Мин Украина һәм Россиядәге безнең туганнарны сугыш хәрәкәтләрен мөмкин кадәр тизрәк туктатырга чакырам», – ди Субианто. Ул биш пункттан торган килешү планы тәкъдим итә:

1.Гаскәрләр хәзерге позицияләрдә кала һәм атышны туктата.

2.Ике як та гаскәрләрне 15 километрга чигендерә һәм демилитаризацияләнгән (гаскәрләрсез) зона барлыкка килә.

3.Берләшкән Милләтләр оешмасының күзәтү контингентын булдыру.

4.Шушы контингентны демилитаризацияләнгән зонага урнаштыру.

5.Берләшкән Милләтләр оешмасы күзәтүендә бәхәсле зоналарда референдум уздыру һәм, халыкның фикерен ачыклап, аларның Россия яки Украина составында булырга теләвен билгеләү.

Министр Индонезиянең тынычлык контингентын оештырырга һәм Украинага җибәрергә әзер булуын әйткән.

Субианто фикеренчә, бу ысул тарих белән сыналган. Кореядагы масштаблы конфликт сугыш тукталу белән тәмамланды, ди ул. Проблема тулысынча чишелмәсә дә, ярты гасыр инде анда ниндидер тынычлык бар, ә бу сугышка караганда яхшырак ди министр.

«Безгә гаепне ике якның берсенә генә аударырга ярамый. Һәр конфликтта ике версия бар. Ике як та үзенең хаклы булуына ышана. Әмма бөтен дөньяның тынычлыгы, кешеләрнең иминлеге хакына без сугыш хәрәкәтләренең тукталуына ирешергә тиеш», – дигән генерал.

Россия бу форумда катнашмый. 

Мәскәү яңа вакыйгаларны исәпкә алып килешү буенча сөйләшүләргә әзер булуын әйтте. Украина 1991 елгы чикләргә кайту шарты белән генә мөмкин дип бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100