Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Индира Нәбиева: «Кечкенәдән ир-атлар игътибарын тоеп үстем»

Индира Нәбиева инстадусларын әбиләре һәм әнисе үрнәгендә чын хатын-кыз булырга өйрәтә, бәхетле гаилә сере белән бүлешә.

news_top_970_100
Индира Нәбиева: «Кечкенәдән ир-атлар игътибарын тоеп үстем»
https://www.instagram.com/indira.ildarovna/

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира Нәбиева да бик актив рәвештә блогын алып бара. Чираттагы постында Индира хатын-кыз була белү серләре белән уртаклашкан.

«Чын хатын-кыз була белергә мин әбиләремнән өйрәндем. 

Бабайларым әбиләрем белән бик озак бергә гомер кичерүләренә карамастан, аларга һәрвакыт хатын-кыз итеп, яратып карадылар. Авылдагы артык яхшы булмаган шартларда да аларны кадерләп яшәделәр. 

Хатын-кызга хөрмәтне мин үземнең әти-әниемнең мисалында да күреп үстем. Әти хәзер дә әнинең дөньядагы иң-иң яхшы хатын-кыз булуын төрлечә дәлилләп тора. Даими рәвештә аның иң матур хатын булуы турында әйтә, барлык теләкләрен үти. 

Әти әнидән беркайчан да көнләшмәде, чөнки үзенең хатынына ышана иде. Йорт, хуҗалык эшләрендә аңа гел ярдәм итеп килде. 

Әнием, үз чиратында, матур киенеп, үз-үзен карап йөрде. 

Аралаша белүе, яхшы юмор хисе, тышкы кыяфәте ир-атларны җәлеп итсә дә, алар әнигә һәрвакыт хөрмәт белән карадылар. 

Әни әтигә ир-ат булырга мөмкинлек бирде, барысын да үз өстенә алмады. Аңа үзенә ярдәм итәргә рөхсәт итте. Аларның бәхетле гаилә сере шушыдыр.

Әлеге тәртипләр без — өч кызда да чагылыш тапмый калмады. Мин кечкенәдән ир-атлар игътибарын тоеп үстем. 

  • Туганнарым ир-егетләр иде.
  • Без яшәгән урамда нибары ике кыз, калганнары гел егетләр иде.
  • Мәктәптә түбән сыйныфларда укыганда ук өлкән сыйныф егетләреннән мактау сүзләре ишетеп үстем.

Шул кечкенә вакытта ук мин үземдә эчке хатын-кызны ача алдым.

Чын хатын-кыз булу — ул тышкы кыяфәт кенә түгел, ул — эчке халәт, хис-кичерешләр. Аны оверсайз кием астына да яшереп булмый. Әгәр ул юк икән, бизәнү әйберләре дә, матур кием дә, биек үкчәләр дә ярдәм итмәячәк.

Чын хатын-кыз булырга өлкәннәрдән өйрәнергә, яисә аның өстендә ныклап эшләргә кирәк», — дигән Индира.

Инстадуслары Индира Нәбиевага соклану сүзләре калдырган. «Сез искиткеч», «Сез бик зирәк хатын-кыз», «Индира, синең, сезнең гаиләгез белән горурланмый мөмкин түгел», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100