news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр гаиләсендә кыз туганмы, малаймы?

news_top
Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр гаиләсендә кыз туганмы, малаймы?
Фото: Рөстәм Нәбиев сәхифәсеннән

Популяр блогерлар Индира һәм Рөстәм Нәбиевләрнең өченчегә әти-әни булулары хакында хәбәр иткән идек. Гаилә өченче сабыйларының кызмы, малаймы булуын ахырга кадәр сер итеп саклады. Ниһаять, Нәбиевләр гаиләсендә 2 кыздан соң көтеп алынган малай тууы билгеле булды. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткән.

«Нәбиевләр гаиләсен котлыйм! Ура! Рөстәм Нәбиевнең улы бар. Тагын бер күп балалы гаилә барлыкка килде», – дигән ул. Яңалыкны «БашДТП» телеграм каналы яза.

Нәбиевләр София һәм Әминә исемле ике кыз тәрбиялиләр. Малайларына алар Таһир дип исем кушачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар