«Инде дүрт сәгать шушы юлда торабыз»: Руслан Кираметдинов төркеме батып калган
Җырчы Руслан Кираметдинов төркеме белән бергә карда батып калган. Концерттан соң кузгалган автомобильләрен алар этеп тә чыгара алмаган. 4 сәгатьтән соң гына килгән трактор юлчыларга юл ачкан. Төнге маҗараларын ул социаль челтәрдә күрсәтте.
«Сәгать дүртенче ярты. Без әлегә монда. Инде 4 сәгать шушы юлда торабыз. Ниһаять трактор килеп җитте», – дип видео яздырган ул.