Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инде өч тәүлек бөтен ил халкы Кемерово фаҗигасеннән тетрәнә: "Искә алуга ук тыным кысыла"

Кемероводагы фаҗигане бөтен ил күзәтә. Йөрәккә, акылга сыймаслык әрнү. Рәсми мәгълүмат буенча, фаҗигадә 64 кеше һәлак булган, 44 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бүгенге мәгълүматларга караганда, 15 кеше хастаханәдә, шуларның икесе – авыр хәлдә.

news_top_970_100
Инде өч тәүлек бөтен ил халкы Кемерово фаҗигасеннән тетрәнә: "Искә алуга ук тыным кысыла"

 “Янгында һәлак булган 25 кешенең шәхесе ачыкланган”

“Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгында һәлак булган 25 кешенең шәхесе ачыкланган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Аларның 13е – балалар.

РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова журналистларга хәбәр иткәнчә, бу эш белән судмедэкспертлар төне буе шөгыльләнгән. Белгечләр янгын корбаннарының мәетләрен генетик тикшерү эшенә керешкән.

Мәетләрне иртәгә, 28 мартта җирли башлаячаклар.

Кемерово өлкәсе хакимиятендә белдерүләренчә, янгын корбаннарын җирләү өчен акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта төбәк губернаторы Аман Тулеев хәбәр иткән.

Фаҗигадә туганнары һәлак булган гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм табиблар киләчәк. 
            

“Кемерово халкы дөреслек таләп итә”

Бүген Кемеровода 1,5 меңнән артык кеше фаҗигадә һәлак булганнарны искә алу өчен митингка җыелды. Митинг шәһәр хакимияте бинасы янында башланып киткән, аннан соң кешеләр өлкә хакимияте бинасына күчкән. Митинг әле дә дәвам итә. 

Социаль челтәрдә урнаштырылган видео һәм фотосүрәтләрдән күренгәнчә, митингка чыккан кешеләр Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев һәм шәһәр мэры Илья Сердюковның отставкага китүен һәм дөреслекне таләп итә.




“Татар-информ” хәбәрчесе митингта катнашкан Олег Воронцев белән элемтәгә керде:

- Кемерово халкы иртәдән митингка чыкты. Халык әле дә таралырга ашыкмый. Кешеләр югалып калган, нәрсә эшләргә дә белмиләр. Без берләшер өчен интернетта махсус төркемнәр, уртак электрон почта булдырдык. Бөтен мәгълүматлар белән шуннан танышабыз, бер-беребез белән аралашабыз. “Без дөреслек таләп итәбез”, “Дөреслекне яшермәгез” дигән плакатлар күтәреп чыктык, - диде Олег.

Кемерово халкы янгын нәтиҗәсендә сәүдә үзәгендә 64тән күбрәк, 150 – 200 кеше вафат булган дип фаразлый. Шуңа күрә күпләре корбаннар исемлеген рәсми мәгълүматлар белән чагыштыру өчен моргка барган.


Янгында бөтен гаиләсен (хатынын, өч баласын һәм сеңлесен) югалткан активист Игорь Востриковның митингтагы чыгышыннан:

"Корбаннар күп булуын төгәл беләм. Сез янгынны ничек сүндерүләрен күрдегезме? Алар аны сүндерергә, кешеләрне коткарырга тырышмадылар да. Ни өчен янгынны сүндергәндә вертолет техникасын кулланмадылар? Берничә янгын сүндерү машинасы гына эшләде. Фаҗига бары тик ваемсызлык аркасында гына килеп чыкты. Минем җиде, биш, ике яшьлек балаларым һәлак булды. Мин дөреслек эзлим!"

 Кемерово моргы хезмәткәрләре, гадәткә кергән процедураны бозып, “Зимняя вишня” сәүдә-күңел үзәгендә йөзләгән кеше һәлак булган дигән имеш-мимешләрне тарату өчен, халыкны моргка кертте.

Митингка җыелган кешеләргә, рәсми мәгълүматлар белән чагыштыру өчен, корбаннар исемлеген үзләренә төзергә тәкъдим иткәннәр.

Митингта катнашкан Олег Воронцев митингта катнашкан 6 кешенең моргка китүен әйтте. "Инициатив төркемнең бер активисты белән аралашып тордым. Алар анда мәетләрне санаганнар, моргның барлык бүлмәләрен карап чыкканнар. Ул безгә 64 кешенең мәете барлыгын хәбәр итте. Күпләрнең танып булмаслык хәлгә килүен, кул һәм аяк сөякләре генә барлыгын әйтте, - дип сөйләде "Татар-информ"га Олег.

“Сергей Цивилев тезләнеп гафу сорый”

Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары - Кузбасс вице-губернаторы Сергей Цивилев “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә кешеләр һәлак булган өчен тезләнеп гафу сорады.



Сергей Цивилев, өлкә хакимияте бинасы янындагы митинг вакытында халык алдында чыгыш ясаган вакытта, тезләренә чүккән. Түрә гафу сорагач, митингка җыелган кешеләр кул чапкан.

- Мин сездән гафу сорарга телим. Россия халкы авыр хәлдә калганда, кыен булганда бер-берсеннән тезләнеп гафу сораган, - диде ул.

    “Владимир Путин Кемеровода һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салды”

Россия Президенты Владимир Путин бүген төнлә Кемеровога килде, ул инициатив төркем активистлары һәм шәһәр мэры Илья Сердюков белән очрашты.

Владимир Путин һәлак булучыларның якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашты. “Күпсанлы кешеләр, шул исәптән балалар үлеменә китергән фаҗига турындагы хәбәр безнең күңелләрне кузгатты. Фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде” – диде ул.

Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, дип белдерде.


Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен заллары урнашкан югары катта башланган. Янгын сәбәбе электр җиһазлары төзек булмаудан дигән фараз бар, шулай ук ике яшүсмер батутлар булган залда поролонга ут төрткән дип тә әйтәләр. Бинада янгынга каршы система эшләмәгән, шул сәбәпле, заллардан киносеанста утырган балаларны чыгармаганнар да. Ишекләр бикләнеп калган дигән мәгълүмат та бар.



- Нәрсә соң бу бездә? Бу бит сугыштагы хәрәкәтләр дә, шахтада көтелмәгән вакытта метан бәреп чыгу да түгел. Демография турында сүз алып барабыз һәм нәрсә аркасында шулкадәр кешене югалтабыз? Җинаятьчел салкын караш аркасында, башбаштаклык аркасында, - диде Россия Президенты Кемеровода янгын салган зыянны хәл итүгә багышланган киңәшмәдә.

Владимир Путин һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салды, президентның Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло белән янган бинаны карады. Шулай ук Путин хастаханәдә ятучыларның хәлен белде. 

“Шәхси сак предприятиесе хезмәткәрен тоткарлаганнар”

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Владимир Путинга “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгын сигнализациясенең бер атнага якын эшләмәгәнен әйтте.

Сигнализацияне төзәтү белән беркем дә шөгыльләнмәгән һәм шуңа ул иң кирәкле вакытта да эшләмәгән.

Кичә янгын турында хәбәр итү системасын сүндергән хезмәткәр турында да хәбәр булган иде. Ул шәхси сак предприятиесе хезмәткәре. Аны тоткарлаганнар. Хәзер аннан сорау алалар.

“Искә алуга ук тыным кысыла”

“Татар-информ” хәбәрчесе янгында исән калган Саня Калачев белән аралашты. Егет хастәханәдә ята.



- Бу фаҗига хәзер дә куркыныч төш кебек гел искә төшеп тора. Миңа булган хәлләр турында сөйләве бик авыр. Караңгы кинозаллар, кешеләр белән тулган эскалатор һәм лифтлар, балаларның өзгәләнеп елаган тавышлары, кап-кара төтен...Юк, сөйли алмыйм. Искә алуга ук тыным кысыла.

Хәлем яхшыра барган шикелле. Иң авыр вакытларымда миңа терәк булган кешеләргә зур рәхмәт. Көн дәвамында кайлардан кемнәр генә шалтыратмый, - диде Саня.

“Дус кызымны таба алмыйлар”

Фаҗига урынында хәрәбәләр астыннан мәетләрне чыгару дәвам итә. Әлегә 6 кеше хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Аларның туганнары Кемеровоның 7нче номерлы мәктәбендә яңалыклар көтә.

- Инде икенче тәүлек монда мин. Ашаган да, йоклаган да юк. Дус кызымны таба алмыйлар. Билгесезлек, мөгаен, иң авыр җәзадыр, - дип  сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Ольга Смирнова.

Фаҗига корбаннарына ярдәм итеп буламы?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Кемеровода чыккан фаҗига сәбәпле зыян күрүчеләргә ярдәм итү эшен оештырып җибәрде. 

Махсус хәйрия акциясе кысаларында акчалата ярдәмне теләгән һәркем күрсәтә ала.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, “Зәкят” хәйрия фонды сәдакаларны Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресы буенча урнашкан офиста кабул итә, яисә түбәндәге счётка “Для Кемерово” дип акча күчерерү мөмкинлеген тәкъдим итә:

Наименование сбора “САДАКА”
Благотворительный Фонд “Закят”
ИНН/КПП 1655068682/165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
р/с № 40703810362190000764
(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)
ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани
к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603
Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

“Россия Кызыл Хач” җәмгыяте янгында зыян күрүчеләрнең гаиләләре өчен акча җыюны оештырган. 

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

Кемеровское региональное отделение Общероссийской общественной организации «Российский Красный Крест»
ИНН/КПП  4207013405 / 420501001
Отделение № 8615 Сбербанка России г. Кемерово
Расчетный счет 40703810426020100054
Кор.счет 30101810200000000612
БИК 043207612

Назначение платежа: оказание помощи пострадавшим при пожаре

Акчаны Кемерово төбәк бүлегенең РКК http://www.kemredcross.ru/ министрлык сайтындагы “ПОМОЧЬ” / “помочь пострадавшим при пожаре” бүлеге аша да күчерергә мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7 (3842) 75-04-76.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100