Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инде артык соң... (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100
Инде артык соң... (Зөләйха Солтанова)

Минем беренче мәртәбә кияүгә чыгуым бары тик әти-әни яныннан тизрәк чыгып китү өчен генә булды. Миңа 20, егетем Динарга 21 яшь. Үзенең фатиры бар иде.

Мин аның янына яшәргә күчендем, без өйләнештек. 5 ел яшәгәннән соң, Динарның эштәге бер кыз белән очрашып йөргәнен белдем. Аерылышырга уйладым.

Әллә ни уфтанмый, үкенми генә аерылыштык. Уртак милкебез зур түгел, шуңа күрә бүлешер әйберебез дә күп булмады.

Балаларыбыз булмады, хәер, кияүгә чыкканда, мин һичшиксез бала булыр, бу – табигый хәл дип уйлаган идем.

Нәкъ менә Динар моны кичектерде, хәлиткеч карарны кабул итә алмады, минем дә аны мәҗбүр итәсем килмәде.

«Без әйбәт эш табарга тиеш. Бала турында аннан уйларбыз», – дигән иде Динар туй көнендә.

Ә инде зур фатир алгач: «Безгә зуррак фатир кирәк», – диде.

«Без әле яшь. Рәхәтләнеп йөреп калырга, күңел ачарга кирәк. Бала чүпрәге юарга өлгерербез», – диде, әти-әниләр бала турында төрттерә башлагач.

Аерылганнан соң «мин яшь әле, башка берәрсен табармын» дип уйладым. Табуын таптым, әмма бу танышулардан бер конкрет нәрсә дә килеп чыга алмады. Туй да, балалар да булмады. 30 яшем тулып киткәннән соң мин дә бирештем.

Үз тормышым белән яши алачагыма өмет булмады. Ләкин әйтәләр бит, «тырышудан тукта, һәм ул үзеннән-үзе килеп чыгачак» дип. Менә минем белән дә шулай ук булды.

Дус кызымның 40 яшьлек туган көнендә Илфар белән таныштым, ул дустымның коллегасы иде. Ул миннән 4 яшькә зуррак, шулай ук аерылган һәм баласы юк.

Безнең арада шундук хисләр кабынды. Бер көннән соң ул мине кафега чакырды. Шуннан бирле безнең аерылышып торган юк. Бер елдан соң Илфар миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

«Син бала турында уйлана идеңме?» – дип сорады Илфар, туйдан соң берничә ай узгач.

«Элек уйладым да, әмма, онытмаган булсаң, миңа 40тан артык бит инде», – дип көлдем мин.

«Алай әйбәтрәк тә. Без синең белән бала-чага түгел. Өстәвенә, син яшь күренәсең. Мин дә әле төшеп калганнардан түгел», – дип күз кысты ул.

«Беләсеңме, берничә ел элек мин балам булмаячагы белән килештем инде», – дип әйттем иремә.

«Мин дә... ләкин, нишләп тырышып карамаска, ди, әле? Минем берничә дустым әле күптән түгел генә әти булды. Аннан, мин синең бер кечкенә копияң турында хыялланам бит...» – диде ирем.

Шул сөйләшүдән соң уйга калдым. Дөрестән дә, нәрсә комачаулый соң безгә? Әйе, минем яшем 40тан узган, әмма замана да урынында тормый бит.

Безнең әбиләр чорындагы кебек 40 яшьлек хатыннар инде карчык түгел. Төп карарны кабул иткәнче, мин әни белән сөйләшеп карарга булдым. Онык турында сүз чыккач ул куаныр, дип уйладым.

«Син акылдан язгансың бугай!» – беренче сүзе менә шул булды.

«Нигә?» – дип сорадым.

«Мин сине 19 яшемдә таптым. Ә энең бер елдан соң туды. Минем өчен бу – бала таба торган яшь. Мин синең яшьтә оныклар көтә идем инде..» – диде ул.

«Балаларсыз минем оныкларга шанс юк, әни», – дидем аңа.

«Ну, син бит бала табарга җыенмыйсың, ә моны миннән болай гына сорыйсың», – диде әни.

«Безнең күрше апа 45тә бала тапты. Хәтерләмисеңме?!» – дидем.

«Әйе, әмма ул – аның өченче баласы, ә беренчесе түгел!» – дип, әни дә үз сүзен бирмәскә итте.

Өйгә кәефем кырылып кайттым. Әни белән булган сөйләшү турында Илфарга да әйттем.

«Моны без генә хәл итә алабыз, бу – безнең генә эш. Ә синең әниеңнең эше түгел!» – диде ирем.

«Шулай да соң, ә бәлки, ул хаклыдыр...» – дидем.

«Сиңа нибары 40 кына! Балага 18 тулганда сиңа 60 була!» – диде Илфар.

«Әйе. Димәк, безгә тикшеренүләр узарга кирәкме? Шуннан башларга, сәламәтлек турында белергә кирәк», – дидем мин.

«Авырлыгы юк, табибларга барырбыз, нәрсә әйтерләр. Бу – акыллы фикер дип саныйм», – дип килеште ирем.

Икенче көнне мин, тулысынча тикшеренү узарга дип, терапевтка киттем. Илфарны да моңа күндердем.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча без икебез дә сау-сәламәт идек. Бу мине бик сөендерде.

Табиб миңа кыеклатып-нитеп тормады, «40 яшь – беренче бала өчен соң» дип шундук әйтте. Ә икенче яктан, мин бу яшьтә әни булган һәм сау-сәламәт балалар тапкан әллә никадәр хатын-кызны беләм.

«Йөклелек вакытында табибка даими йөрегез. Барысы да яхшы булырга тиеш!» – дип кәефемне күтәрде табиб.

Ике айдан соң мин балага уздым.

«Булуы мөмкин түгел!» – дип уйладым мин, тестка карап.

Иремнең башын бутамас өчен, аңа бераз әйтми торырга булдым. Беренче өч айның хәлиткеч вакыт булуын искә төшердем, бу – иң авыр чор. Балага узуым турында иремә әйтмәдем, әмма миңа бу хакта кем белән дә булса сөйләшергә кирәк иде. Дус кызыма сөйләргә булдым. Нәкъ менә аның туган көнендә Илфар белән танышкан идек бит инде.

«Нинди хата бу?! 40 яшьтә бала белән нишләргә җыенасың?!» – дип ихлас борчылды дустым.

«Ну, хата түгел инде бу...» – дип каушап кына әйттем.

«Балага узар өчен 40 тулганын көттем, дип кенә әйтә күрмә, яме!» – диде дустым.

«Юк, әмма бала турында уйлый ала торган ир-атны очратканчы, миңа 40 тулганын көтәргә туры килде», – дидем.

«Артык соңдыр инде...» – диде дустым.

«Нишләп? Пенсиягә хәтле ерак әле миңа», – дидем, елмаеп.

«Сине куркытасым килми инде... Әмма бу яшьтә бала авыру булып туарга мөмкин, диләр бит. Әле оныклар күрү мөмкинлегең дә буламы, юкмы... Илфар да синнән берничә яшькә олырак, ә ирләр болай да азрак яши...» – диде дустым.

«Бераз арттырып та җибәрәсең бугай инде», – дидем, куркып.

«Ярар, үзегез беләсездер. Мин синнән 1 генә яшькә зуррак, ә минем кызыма инде 16 яшь. Улыма – 13. Сезнең бу яшьтә бала чүпрәге белән пычранасы киләме соң ул?» – диде дустым, шикләнебрәк.

«Миңа барыбер!» – дидем, хәер, аның сүзләреннән соң бераз үкенеп куйдым анысы.

«Белмим инде, ныклап уйла тагын», – дип киңәш итте дустым.

Мин дустымның сүзләре турында уйлана башладым, шул вакыт бүлмәгә аның ире килеп керде.

Мин аңа гадәттәгедән игътибарлырак карадым. Ул Илфардан күпкә яшьрәк, әмма иремнең олы абыйсы кебек күренә – башы пеләш, корсагы бүлтәеп чыккан.

Элегрәк дустым иренең холестерин белән проблемалары булуы турында зарланган иде.

Аңа ябыгырга кирәк иде, әмма ул аны теләмәгән. Ул майлы, калорияле ризык ашарга, ә буш вакытында телевизор каршында диванда аунарга ярата.

«Болай баруы белән барса, бу оныкларын түгел, ә үз балаларының 18 яшьлеген дә күрә алмаска мөмкин. Алдан борчылуның мәгънәсе юк. Буласы булган инде! Һәм барысы да яхшы булачак!» – дип уйладым мин.

Дустым белән саубуллаштым да ирем янына кайттым. Яшем турында уйлап борчылудан туктадым. Баштагы бөтен кара уйларны куып бетердем.

«Миндә яңалык бар!» – дидем мин, киң елмаеп.

Илфар нәрсә булганын шундук аңлады, мине кочагына алды. Йөклелек чоры бернинди өзлегүләрсез узды, өстәвенә, табиб кушуы буенча, мин бөтен кирәкле тестларны да эшләдем.

Балабызның авыру булып туарга мөмкин булуына бер шик тә калмады.

Һәм мин Әниләр көнендә сау-сәламәт кыз бала таптым. Кызыбызга Мәдинә дип исем куштык.

Мәдинә бөтен гаиләбез өчен күз өстендә кара каш булды. Бигрәк тә әтисе аның өчен үлеп торды инде. 20 яшендә ул әти булу бәхетен хәзерге кебек тирән аңлый алмаган булыр иде, дип уйлыйм. Һәм анда бары тик балага карата сабырлык, түземлелек хисе генә булган булыр иде.

Дус-танышларның, туган-тумачаларның фикере өчен кайгырырга кирәкми. Һәркемнең гомере берәү генә. Һәм аны ничек яшәргә икәнен һәркем үзе хәл итәргә тиеш.

«Яшермим, мин ялгышканмын икән...» – диде әнием дә, оныгын беренче тапкыр кулына алгач.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100