news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Инде -3 килограмм» - Лилия Муллагалиева ач торып ябыгу үзәгенә килгән

news_top
«Инде -3 килограмм» - Лилия Муллагалиева ач торып ябыгу үзәгенә килгән
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Лилия Муллагалиева ябыгу һәм төрле авыруларны дәвалау белән шөгыльләнүче үзәккә килгән.

«Мин бу үзәкнең барлыгын белүгә үк, килермен дигән идем, әмма үзегез беләсез, хатын-кызның үзенә вакыты җитми. Көндәлек эш, гаилә, иҗат, балалар.... Төрле сәбәпләр чыгып кына тора. Инде Аллаһка тапшырып, бүген мин монда.. Монда кемдер ябыгыр өчен, кемдер төрле авырулардан арыну, сәламәтлеген ныгыту, кемдер депрессиядән чыгар, кемдер, хәтта, балага узар алдыннан чистарынырга килә. Мин үзем чистарынырга, ябыгырга, сәламәтлегемне ныгытырга килдем. Монда яшәү рәвешен үзгәртү, ач тору ярдәмендә сәламәтлекне яхшырту ысулларын өйрәләр. Бирегә 3,6,10,14 көнгә киләләр. Мин 6 көнгә килдем», – дип сөйләде ул үзенең әлеге карары хакында.

Артист үзенең сәхифәсендә көндәлек режимы һәм хәлләре турында сөйләп бара. Җырчы 3 көндә 3 килограмм авырлыгын ташларга да өлгергән инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар