Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инде 22 кешене атып үтергәннәр: Америкада кешеләргә урамда йөрмәскә киңәш итәләр

news_top_970_100

Американың Льюистон шәһәрендә (Мэн штаты) массакүләм атыш оештырган кешенең кем булуы ачыклаган. Бу атышта 22 кеше һәлак булган. Бу хакта Лента.Ру сайты яза.

Хокук сакчылары раслаганча, шушында яшәүче 40 яшьлек Роберт Кард әле дә иректә. Җинаятьче коралланган һәм ул куркыныч тудыра. Гражданнардан өйләрендә калуларын һәм урамда йөрмәүләрен сорыйлар.

Җинаятьченең Мэн штатында Американың армия резервы уку үзәгендә утлы корал буенча инструктор булырга укыганы мәгълүм. АР агентлыгы ачыклаганча, ир-атның психикасы белән проблемасы булса да, корал ала алган. Ул 2023 елның җәендә 2 атна психиатрия хастаханәсендә булган. Матбугат чарасы мәгълүматларына караганда, Кард башында тавышлар ишетеп, хәрби тренировка базасында атыш оештыру белән янаганнан соң, клиникага эләккән.

Хәзерге вакытта 22 кеше Кардның корбаны булган. Тагын 60 кешене яралаган. Яраланган кешеләр дәвалана торган хастаханәне хәзер полиция хезмәткәрләре саклый. Льюистонда тәртип сакчылары шәһәрне тикшерә.

Җинаятьче шәһәрнең 3 урынында, шул исәптән сәүдә үзәгендә һәм боулинг-клубта ут ачкан. Баштарак аның кулга алынуы турында мәгълүмат булган, тик соңыннан моны кире какканнар.

Гадәттән тыш хәл турында АКШ Президенты Джо Байденга да хәбәр иткәннәр. Америка лидеры җирле хакимиятләргә тулы федераль ярдәм тәкъдим иткән.

Льюистондагы бу атыш быел булган кораллы көч куллану очраклары арасында корбаннар саны буенча иң зурысы булды. Бу мәгълүматларны утлы корал кулланылган инцидентлар турында мәгълүмат туплау белән шөгыльләнә торган Gun Violence Archive (GVA) оешмасы китергән. Икенче урында – Калифорниянең Монтерей-Паркында булган атыш, анда 11 корбан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100