news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Һинд киносы йолдызы Митхун Чакрабортиның әтисе үлгән

Коронавирус аркасында артистка әтисен соңгы юлга озатуда кыенлыклар туган.

news_top
Һинд киносы йолдызы Митхун Чакрабортиның әтисе үлгән

Һинд киносы йолдызы Митхун Чакрабортиның әтисе үлгән дип яза mid-day.com сайты.

Митхунның әтисе Басанткумар Чакрабортига 94 яшь булган. Аның бөерләре авыру булган, шул сәбәпле Басанткумар әфәнде соңгы елларда еш авырган.

Митхун Чакраборти үзе кыен хәлдә калган: актер коронавирус аркасында Бангалор шәһәрендә бикләнеп калган, ә әтисе Мумбаида. Аңа әтисен соңгы юлга озатуы кыен булачак, дип яза сайт.

Митхун үзе 1970 елның 16 июнендә туган, быел аңа 70 тула. Аның әнисе әле дә исән.

Митхун Чакраборти элекке Советлар Союзы илләрендә «Танцуй, танцуй», «Танцор диско» фильмнары белән танылды.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар