Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда кондукторлар белән махсус талашып йөрүче блогер-әбине видеога төшергәннәр

Җәнҗалчы хатын аркасында транспортны маршруттан алалар, салондагы пассажирлар исә кирәкле урынга барып җитә алмый.

news_top_970_100

Казан автобусларында бер әби махсус рәвештә кондукторлар белән талашып, битлек киюдән баш тартып, гауга чыгарып йөри. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре бу пассажир хатынның кем булуын ачыклаган. Ул автобуста битлеген махсус кими, йөртүчеләр һәм кондукторларны җәнҗалга тарта, башка пассажирларның вакытын исраф итә.

Әбинең блогер булуы да ачыклана. Ул быел июньнән башлап җәмәгать транспортында битлек киюдән баш тартып берничә тапкыр тавыш чыгара, автобус экипажын котырта. Бу хатын аркасында транспортны маршруттан алалар, салондагы пассажирлар исә кирәкле урынга барып җитә алмый.

Телеканал видеосында күренгәнчә, җәй көне матур гына киенгән әби автобус утыргычында утыра, аның битлеге юк. Кондуктор аннан битлек киюен сорый. «Битлеге бар бит, киясе килми», — ди ул. Шуннан соң әби: «Сез сарыклар булсагыз, сез киегез», — дип җавап кайтара. Автобус экипажы полиция чакыра. Кагыйдә бозучы әбине полициягә алып китәләр. Хәзер бу хатынга штраф салулары ихтимал, моны суд хәл итәчәк, диелә хәбәрдә.

«Вконтакте» челтәрендәге «ВКазани поймут» төркемендә «әби-тролль» дип язалар. Ул социаль челтәрләр өчен видео төшерә икән. Транспортта җәнҗал чыккач, әби телефонын ала да, видео төшерә башлый. Аның үз блогы булуы турында да хәбәр итәләр.

Әбинең соңгы тапкыр 1 нче номерлы маршрутта оештырган гаугасын видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Әби битлек киюдән баш тарта. Ул кондкутор белән аралаша, үзе телефонына видео төшерә. Бераздан бер ир-ат бу хатынны кулыннан җитәкләп, автобус салоннан чыгарып куя. Әби махсус рәвештә асфальтка егыла һәм кычкыра башлый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100