Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Джеймс Бондны уйнаган актер Шон Коннери вафат

Джеймс Бонд турындагы фильмның алты сезонында Коннери төп рольне башкара.

news_top_970_100
Джеймс Бондны уйнаган актер Шон Коннери вафат
Михаил Захаров

Британия актеры Шон Коннери вафат булган. Бу турыда Independent басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Джймс Бонд ролен башкарган легендар актер Шон Коннери 90 яшендә вафат булды», — дип хәбәр ителә.

Актерның үлеме сәбәбе әйтелмәгән.

Шон Коннери 1930 елның 25 августында Шотландиянең Эдинбург шәһәрендә туа. Ул хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, актерлык эшенә керешә. Футбол һәм бодибилдинг белән шөгыльләнә.

Аның җитмештән артык кинода роле бар. Иң популяр роле исә MI6 агенты — Ян Флеминг романы буенча төшерелгән фильмдагы Джймс Бонд була. Ул бондиананың алты сезонында төшкән.

1988 елда Коннерига «Оскар» һәм «Алтын глобус» премияләрен бирәләр. Аның барлы өч «Алтын глобус»ы бар.

Ул шулай ук «Имя розы». «Индиана Джонс и последний крестовый поход» һәм башка фильмнарда уйный.

2000 елда аны Бөек Британия королевасы Елизавета II рыцарьлыкка кабул итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100