Чиләбедә студентлар поликлиникасында көчле шартлау булган

Шартлау вакытында беркем дә зыян күрмәгән.

Чиләбенең № 2 хастаханәсе поликлиникасында көчле шартлау булган. Бу сәламәтлек учреждениесе студентлар поликлиникасы булып санала.

Хастаханәнең кислород баллоннары сакланган бүлмәсендә янгын башлана, соңрак баллоннар шартлый башлый, дип хәбәр итә РИА.

Ленин урамы, 82 адресы буенча урнашкан бинада булган шартлауда беркем дә зыян күрмәгән. Бинада эвакуация башланган. 150 кешене башка биналарга күчерәләр. Биредә коронавируслы авырулар да дәваланган булган.