Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасыннан качып урамга чыгып киткән сабыйны этләр талый язган - видео

Нәни бала өстенә дә киенмичә бинадан чыгып киткәнен бакча хезмәткәрләре күрмәгән.

news_top_970_100
Балалар бакчасыннан качып урамга чыгып киткән сабыйны этләр талый язган - видео

Красноярск өлкәсенең Канск шәһәрендәге балалар бакчасыннан 2 яшьлек сабый чыгып качкан. Ул чүп контейнерлары янына барып җиткәч, этләр очраган. Биш зур эт баланы урап алган һәм өрә башлаганнар. Әлеге урыннан кадрларны «Вести» каналы күрсәтте. Өлкәннәр ярдәм итмәсә, бала белән ни буласы билгесез, диелә бу хәбәрдә.

«Мин тәрәзәдән карап тора идем, анда бала басып тора, аның өс киеме дә юк. Мин йөгереп чыктым, этләрне куып җибәрдем дә баланы кулыма алдым. Ул елый башлады», — дип сөйли Екатерина исемле кыз. 

Екатерина сүзләренчә, бакчада баланың юкка чыгуын белми дә калганнар. 

Малайның анасы Маргарита бакчага һәм тәрбиячегә карата дәгъва белдерә, тәрбияче бер чара да күрмәвенә ачулана. «Ул бу турыда җитәкчегә дә әйтмәгән, баланы табибка да күрсәтмәгән. Бала кимендә биш минут урамда өс киеме дә булмаган килеш йөргән бит. Әле генә хастаханәдә ятып чыктык, баланың бронхит иде. Без өч көн генә бакчага йөреп калдык, инде шундый хәл килеп чыкты», — ди Маргарита.

Тикшерү баруга сылтап, балалар бакчасында комментарий бирүдән баш тартканнар. Тәрбияче әле дә үз вазифасында эшли. Балалар бакчасының ишекләре барысы да нигә ачык булган, бала ничек үзе генә чыгып китә алган — бу турыда билгеле түгел әле. Әни кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. Ведомство тикшерү уздыргач, баланың гомеренә куркыныч янаганмы икәне дә ачыкланачак. Канск шәһәренең Мәгариф идарәсе тикшерү оештырылачагын, шуннан соң комментарий бирәчәкләрен әйтә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100