Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче хатынның борыныннан тараканга охшаган бөҗәк алганнар

Табиблар сүзләренчә, әлеге чит предмет борын куышлыгында күпме ятканын ачыклап булмый.

news_top_970_100

Казанда яшәүче 31 яшьлек хатынга 18нче номерлы хастаханәдә операция ясаганнар. Табиблар аның борыныннан тараканга охшаган бөҗәк алган. Бу турыда Казандагы 18 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Бу хатын борыны белән сулыш ала алмавына зарланып, табибларга мөрәҗәгать итә. Аның баш миенә томография ясагач, борын куышлыгында чит предмет булуы ачыклана. Шәһәр клиник хастаханәсенең оториноларингология бүлегендә — оториноларинголог, ЛОР- бүлеге җитәкчесе Руслан Мөхәммәдиев һәм анестезиолог Айдар Нәҗипов бу хатынга операция ясаган. Операция наркоз астында эшләнгән.  

«Башта бу предмет орлыкка охшаган иде. Операция вакытында аның бөҗәк булуы ачыкланды. Аның борын куышлыгында күпме торуын билгеләп булмый инде», — дип сөйли Руслан Мөхәммәдиев.

Алынган материалны гистологиягә җибәргәннәр. Авыру хатын исә бу хәлгә бик гаҗәпләнгән. 2019 декабрендә аның борыны тыгыла башлый. Ул борынында шундый әйбер булыр дип башына китермәгән, борында бөҗәк булуын аңламаган да. 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

НАСЕКОМОЕ, ПОХОЖЕЕ НА ЖУКА И ТАРАКАНА, ИЗВЛЕКЛИ ИЗ НОСА ПАЦИЕНТКИ ВРАЧИ ЦГКБ N18 ⠀ На операционный стол попала 31-летняя жительница Казани из-за застрявшего в носу насекомого, похожего на жука или таракана. ⠀ Операцию под наркозом провели в отделении оториноларингологии ЦГКБ N18 Казани — врач-оториноларинголог, заведующий ЛОР-отделением Руслан Азатович Мухамадиев и анестезиолог Айдар Ильгизович Назипов. ⠀ Пациентка обратилась в больницу с жалобами на затрудненное носовое дыхание. Томография головного мозга показала, что в полости носа имеется инородное тело. ⠀ "Изначально, по снимку похоже было на семечку, однако интараоперационно выяснилось, что это насекомое. Срок давности нахождения инородного тела в носу неизвестен", — рассказал Руслан Азатович. ⠀ Извлеченный материал отправили на гистологию. ⠀ Находка, конечно, удивила пациентку. Она и подумать не могла, что причиной затрудненности дыхания и заложенности носа стало насекомое. Как оно попало в нос — она не знает. Говорит, что не ощущала его. ⠀ Заложенность носа у нее появилась еще в ноябре 2019 года. ⠀ Не обратись она сейчас к специалистам, ее могли ждать осложнения в виде флегмоны орбиты, перфорации перегородки носа и менингита. ⠀ В настоящее время пациентка чувствует себя удовлетворительно. ⠀ К сожалению, инородные тела в носу и ухе — довольно частые находки ЛОР-врачей, особенно детских. ⠀ При появлении схожих симптомов (затрудненности носового дыхания, заложенности носа) или заползании насекомого в ухо и нос не стоит заниматься самолечением. Лучше своевременно обратиться к оториноларингологу — советует Руслан Азатович. ⠀ Фото макропрепарата в карусели.

Публикация от ЦГКБ 18 Казань (@gb18kzn)

Хатын белгечләргә мөрәҗәгать итмәгән булса, анда флегмона, менингит кебек куркыныч авырулар килеп чыгу ихтималы була. Хәзерге вакытта пациент үзен яхшы хис итә.⠀

Кызганычка каршы, ЛОР-табиблар кешенең борынында һәм колагында чит предметлар булган очраклар белән еш очраша. Аеруча бу балалар белән була торган хәл. «Әгәр дә сез шундый ук симптомнар кичерсәгез (борын белән сулыш алу кыенлашса), колакка һәм борынга бөҗәкләр кереп китсә, оториноларингологка вакытында мөрәҗәгать итү яхшырак», — дип киңәш итә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100