Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз балам кайда?» Табиб эмбрионны бутау сәбәпле, бер хатын чит кеше баласын тудырган

Ир белән хатын сабыйны бала тудыру йортында алмаштырганнар дип шикләнеп, ДНК экспертиза ясаткан.

news_top_970_100
«Үз балам кайда?» Табиб эмбрионны бутау сәбәпле, бер хатын чит кеше баласын тудырган
https://pixabay.com

Чиләбе шәһәрендә ЭКО ясаткан чакта, бер хатынга чит кеше эмбрионын куялар. Шулай итеп ул чит кеше баласына авырга уза һәм аны дөньяга тудыра. Ә бу кешеләрнең үз баласын башка гаилә тәрбиялидер дип фаразлыйлар. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

2018 елда ир һәм хатын — Ольга белән Иван Чиләбе перинаталь үзәгенә мөрәҗәгать итә. Алар ЭКО ясыйлар, операция уңышлы уза, ноябрьдә аларның Денис исемле улы туа.

«Табиб обходка килде, карточканы куеп торды. Мин очраклы гына карточкадагы язуны күрдем. Баланы каны икенче төркем иде. Мин гаҗәпкә калдым — иремнең беренче, минем өченче төркем. Ләкин мине мондый хәл булырга мөмкин дип ышандырдылар», — ди Ольга Алёхина.

Алехиннар гаиләсе бала тудыру йортларындагы буталчык хәлләрне ишетеп белгәнгә күрә, ДНК экспертиза таләп итә. Шулай итеп Ольга белән Иван Денисның биологик әти-әнисе булмавы ачыклана. Тик иң гаҗәбе башкада була — табиблар баланы түгел, ә эмбрионны бутаган булып чыга. Ольгага башта ук чит кешенең генетик материалын урнаштырганнар.

«ДНК экспертизадан соң, перинаталь үзәктә миңа баладан баш тартырга киңәш иттеләр. Мин бик ачуландым — ул бит ит кисәге түгел, тотарга да баш тартырга. Ул — бала!» — ди Ольга.

Ир белән хатын судка мөрәҗәгать иткән. Аларга 4 миллион компенсация түләү турында карар чыгарганнар, перинаталь үзәкне җаваплылыкка тартканнар.

Ләкин Алехиннарның тормышы тынычланмый. Әлбәттә, алар нәни Денисны ярата, ләкин үзләренең балалары кайдадыр башка җирдә үсүен уйлап, борчылалар.

«Безнең бала балалар йортында микән әллә? Без аның кайда булуын белергә телибез», — ди Ольга.

Росздравнадзор вәкиле хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саный. «Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итеп, җинаять эше ачарга мөмкиндер. Ул фактта баланы тапкан, тик бала аныкы түгел. Тикшерүчеләр эмбрион күчереп утыртканда кемнәр булуын ачыклый ала», — ди Алексей Старченко

Алехиннарның биологик баласы үсә торган гаилә табылса да, алар ДНК ясаудан баш тартырга мөмкин, бу эш тагын да сузылуы ихтимал. Ләкин шунысы аермачык, Россиядә эмбрионнар алмаштыруның беренче очрагы ЭКО ясаткан башка әти-әниләрнең күбесен генетик экспертиза уздыруга этәрәчәк инде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100