Үсмер малай тугыз яшьлек күрше кызын үтереп, ярымшәрә мәетне сандыкка яшереп куйган

Ир белән хатын алты баласын өйдә калдырып балыкка киткәч, фаҗига була. Мәрхүмә бала турында авылдашлары «бик яхшы кыз иде», дип искә ала.

Воронеж өлкәсенең Бобровский районындагы 2нче Никольское авылында тугыз яшьлек кыз баланы үтергәннәр. Аны соңгы тапкыр 25 майда күрәләр. Әти-әнисе кызны олы балалар белән бергә өйдә калдыра һәм үзләре балыкка китә. Бу гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Әти-әнисе 26 майда өйгә кайткач, тугыз яшьлек кыз өйдә булмауга алар аптырамый, әбисенә киткән дип уйлыйлар. Әбидә дә булмавы ачыклангач, баланы эзли башлыйлар. Бу вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

27 майда иртән баланы эзләүгә полиция кушыла, авыл халкы да эзләшә.

Кич белән 27 майда баланың ярымшәрә мәетен ташландык йортта табалар. Бу йорт бала яшәгән өйдән ерак түгел. Кызны буып үтергәннәр.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре кызны 16 яшьлек ерак туганы үтергән булырга мөмкин дип шикләнә. Якынча версия буенча, күрше йортта яшәүче үсмер мәрхүмә кызны урамга йөрергә чакырган. Бала бернидән шикләнмичә үсмер малай янына чыккан. Малай кызны ташландык йортка алып кергән һәм җенси гамәлләр кылырга маташкан. Кыз ычкынырга көч тапкан һәм йөгереп киткән. Ләкин малай аны куып тоткан һәм буып үтергән. Үсмер егет мәетне ташландык өйдә торган иске сандыкка салган һәм өстенә әйберләр өеп куйган. Аннары ул мәетне урманга илтеп күмәргә җыенган. Баланы эзли башлагач, бу үсмер малай үзе дә эзләшеп йөргән.

Мәрхүмә кыз гаиләсе дә, үтерүдә шикләнелүче үсмер гаиләсе дә бернинди хисапта да тормый. Хәзер балигъ булмаган балаларның хокук бозуларын профилактикалау буенча органнарны прокуратура тикшерә.

«Тикшерүчеләр „нәни баланы үтерү“ маддәсе буенча җинаять эше ачты. Моның өчен 8 дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный, гомерлеккә хөкүм итү ихтималы да бар. Яшүсмер малай үз гаебен таныды, мәет яткан урынны үзе күрсәтте. Аны сак астына алдылар», — дип аңлатканнар төбәк буенча Тикшерү идарәсендә.

Никольское авылы халкы бу үсмер хакында фикерләрен әйткән. «Бу егет күп балалы гаиләдә үсә, әнисе һәм әтисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Аның опекуны олы апасы булган иде. Башта ул безнең мәктәптә укыды, аннары аны интернатка җибәрделәр. Безнең авылга күптән түгел генә кайтты. Соңгы вакытта ниндидер училищеда укыган бугай. Ул үзеннән кечкенә балалар белән аралашты, яшьтәшләре белән йөрмәде. Бу егет чыннан да мәрхүмә кыз белән күршедә яши. Кыз бик яхшы иде. Гел исәнләшеп йөрде, комлыкта уйнады, кеше уенчыгына да кагылмый иде. Аны безнең авылда җирлиләр», — ди алар.